Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чуваш Чүпрәлесеннән 65 яшьлек хатын-кызны суд 5000 сумлык штрафка тартты

Өйдән самогон сату катгый тыела. Аның өчен суд каршында җавап бирәсе барлыгын да онытырга ярамый. Шуңа да карамастан, район җирлегендә самогон белән сәүдә итүчеләр очраштыргалап тора. Әлбәттә, хокук тәртибе саклаучылар аларны фаш итә. Район суды тарафыннан да алар тиешле дәрәҗәдә җәзага тартыла.

Суд үзенең чираттагы утырышында Чуваш Чүпрәлесе авылында гомер итүче 65 яшьлек Валентина Мадурованың Россия Федерациясе законнарына каршы килүче гамәлен карап тикшерде. Суд аны Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексындагы 238 мәддәнең 1 нче бүлекчәсе буенча җавапка тартты һәм 5000 сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр итте,- дип хәбәр итте безгә район суды пресс-секретаре Лилия Мөшәрәпова.

Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйдән исерткеч эчемлекләр сатып табыш алуны максат итеп куйган Валентина кебекләр, кеше сәламәтлеге, аларның гаиләсе турында уйлый белмидер, әлбәттә. Тик шулай да намус дигән нәрсә, законнан, Аллаһтан курку дигән төшенчәләр дә бар бит әле. Бер шешә самогонны 100 сумга сатып күпме файда күрде икән инде, Валентина Мадурова?! Ә бит шушы эчемлекне алыпэчкән кеше өенә килгәндер, хатыны белән гаиләсен урамга куып чыгаргандыр, тегеләре исә якын кешеләрен исертеп җибәрүчене дә каргагандыр... Бик тә булуы мөмкин бит моның. Әле шуның белән генә чикләнеп калса?! Азмы, нәрсә җитте шуны эчеп, башлары уйламас дәрәҗәгә җитеп хатыннарын кыйнап үтерүчеләр? Я булмаса шушы эчемлектән яшәү өчен әһәмиятле булган берәр органына зыян килүдән бан тәслим кылучылар? Билгеле, өйдән исерткеч эчемлек сатучы кеше укымаска да мөмкин безнең бу язмабызны. Тик без, әйләнә-тирәсендәгеләр нәрсә өчен соң?! Әйдәгез, якыннарыбызның шул Валентина кебекләрнең "колы" булуына чик куйыйк әле.

Ай саен район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендә Чүпрәле районындагы алкоголь әйләнешен анализлаган җыелыш үтә. Анда китерелгән саннардан билгеле булганча, райондашлар күбрәк Казахстаннан законсыз юллар белән кертелгән, өйдә җитештерелгән алкоголь продукциясенә өстенлек бирә кебек. Мондый җыелышларның кирәге дә булмас иде, ай саен район үзәк хастаханәсе табиблары берничә исерекнең гомерен саклап калуга мәҗбүр ителмәсәләр. Алар да "вакытыбызны һәм преператларны белә торып үлемгә баручы кешегә сарыф иткәнче, чын авыруларны дәвалар идек", -диләр. Менә ничек бит ул - кемнеңдер өйдән аракы сатып, тиенлек табыш алуы шушындый хәлләргә китерә.

Валентина Мадурова законсыз эш вакытында тотылган. Мондый тотылучылар тагын да булачак. Чөнки полиция авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә бу яктан бик актив эшли. Ә авыл җирлеге башлыгы кайсы йортта ниләр булганны, кычкырып йөрмәсә дә, белеп тора. Шуңа да суд каршына килеп басканчы бер тиенлек табыш артыннан куудан баш тарту әйбәтрәктер, дип уйлыйм. Бусы бүгенге тормышта. Икенче тормыш, җавап бирәсе дә бар дип әйтәләр бит әле. Дөрес булып куйса, нишләрбез?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев