Чүпрәленең яшь артистлары халыкара конкурс дипломантлары булдылар
Бәйге Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасынын Театр эшчәнлеге Берлеге тарафыннан оештырылды.
17нче апрельдә башкалабызның М.Сәлимжанов исемендәге Актёрлар йортында "Ана – бөек исем!" дип аталган Г.Тукай исемендәге 8нче Халыкара нәфис суз осталарының конкурсы булып үтте.
Муниципаль турда жиңү яулап, әлеге бәйгедә катнашу хокукына безнең районыбыздан да ике яшь артист лаек булды. Беренче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 5нче "А" сыйныфы укучысы Яфизова Эльвина Илшат кызы (житэкчесе: М.А.Тажетдинова) һәм 10нчы "Б" сыйныфы укучысы Калимуллина Вэсилә Ринат кызы (житәкчесе: А.Г.Мустакимова) шыгрым тулы зал һәм мәртәбәле режиссёрлар алдында бик сәнгатьле чыгыш ясап, дипломнар белән бүләкләнделәр.
Тәбриклибез! Киләчәккә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев