Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлеләрнең торак- коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары 200 мең сумнан артык

    Чүпрәлеләрнең торак- коммуналь хезмәтләре өчен түләнмәгән бурычлары 200 мең сумнан артып киткән.

    Халыкның күпчелеге шулай эшли: хезмәт хакы яки пенсия алгач иң беренче итеп коммуналь һәм торак хезмәтләр өчен исәп-хисап ясый. "Ни кызганыч, арада төрле кешеләр бар. Матди яктан шактый хәлле булучылар да төрле сәбәпләргә сылтап, без җибәргән квитанцияләр буенча түләүне кичектереп киләләр. Озак вакытлар түләми торганнарга почта аша уведомлениеләр җибәрәбез, аңа да салкын караучылар бар. Менә конверт, аның эчендә-уведомление. Моны алырга тиешле кеше аннан "отказ" биргән, хатны кире китерделәр,-ди "Чүпрәле коммуналь челтәрләре" җәмгыяте контролеры Гүзәлия Якупова. Шәһәрләрдә, эшчеләр поселокларында түләмәүчеләрне ачыклау, бурычларның җыелу сәбәбен белү максатыннан суд приставлары рейдлар үткәрә. Дөрес, суд приставларының район бүлекчәсеннән белешә башлагач, шундый эчтәлектәге бер эшнең производствога керүе турында әйттеләр әйтүен. Ә коммуналь челтәрләре җәмгыятендәге исемлектә зур- зур суммадагы бурычлыларның саны шактый ук югыйсә. -Кооперативная урамында яшәүче В. Е. әҗәт буенча рекордсмен. Аның бурычы 97 мең 614 сумга җитте. Шушы ук урамда көн күрүче М. Я.- 33, Техническая урамында яшәүче Л. ның 29 мең сум чамасы бурыч түлисе бар. Закон нигезендә суд аша түләтми чара юк инде,- ди җәмгыять директоры урынбасары Марат Хәнҗәров. "Бурычлыга чит илгә чыгу тыела. Суд приставларының әлеге гамәлне законга нигезләнеп башкаруын да онытмаска кирәк. Бурычны түләттерү буенча башкарма эш кузгатылган очракта, бурычлыга хәбәр бирү көненнән соң аны ирекле түләү вакыты "Башкарма эш турындагы" Федераль законның 30 маддәсе нигезендә 5 көн билгеләнгән. Әгәр бурычлы кеше ирекле түләү вакытында бурычын түләмәсә, шул ук законның 112 маддәсе нигезендә бурыч суммасының 7 проценты күләмендә, әмма 1000 сумнан ким түгел, башкарма җыем түләттерелә. Бурычы булган кешенең милкенә арест салына һәм ул сатарга куела. "Башкарма эш турындагы" Федераль законның 87 маддәсе нигезендә милек сатылмаган очракта, ул алда билгеләп үтелгәнчә, дәгъва белдерүченең ризалыгы белән, әмма милекнең беренчел бәясеннән 25 процентка киметеп, дәгъва белдерүчегә бирелә,-ди суд приставы Рамиль Кәлимуллин. Соңгы елларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәяләре арта бару, ул хезмәтләр өчен түләмәүчеләр санын да ишәйтте, билгеле. Алда әйтелгәнчә, хәзерге вакытта чүпрәлеләрнең андый 200 мең сумнан артып киткән. Бу аз акча түгел. Бюджетка шул кадәр акча керсә, район күләмендә күпме эшләр башкарырга мөмкин булыр иде дә бит...Кайбер кешеләр, төрле сәбәпләр табып, күп еллар дәвамында, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән читләшергә тырышалар. Андыйларга карата кисәтүләр дә, аңлату-агарту эшләре алып бару да файдасыз. Шулай булмаганда, уңайлыклар тудырылган фатирларда яшәп тә, коммуналь хезмәтләр өчен күп еллар дәвамында бер тиен акча түләмәгәннәрне ничек аңларга?! Шуны искәртик, Россия Торак кодексының 90нчы маддәсе нигезендә, әгәр квартирда яшәүче (наниматель) һәм аның гаилә әгъзалары, нигезле сәбәпләре булмаган көе, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен 6 айдан артык вакыт акча түләмиләр икән, аларны суд аша квартирларыннан чыгарып, социаль наемда килешү буенча билгеләнгән кечерәк мәйданлы тулай торак бүлмәсенә күчерергә мөмкиннәр. Район үзәгенең Базарная урамында яшәүче О. А. ны да 17 мең сумга җиткән әҗәте өчен судка бирмәкчеләр. Борындыкның Северная урамында яшәүче дүрт гаилә дүрт елдан бирле коммуналь хезмәтләр өчен исәп- хисап ясамаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: