Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлеләр өчен бушлай юридик ярдәм көне узачак

    Россия юристлар Ассоциациясе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын реализацияләү кысаларында, 25 мартта, республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрәчәк.

    Әлеге чара кысаларында Чүпрәле районында кабул итүләр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе бүлмәсендә иртәнге 8.00-17.00 сәгатькә кадәр (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт) нотариуслар һәм адвокатлар тарафыннан башкарылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: