Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлеләр "Хәтер шәме" акциясенә кушылачак

    22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

    Шул уңайдан 21 июньдә Россиядә "Хәтер шәме" акциясе башлана. Яшьләр һәм башка җәмәгать берләшмәләре активистлары, волонтерлар 22 июнь таңын хәрби мемориаллар, һәйкәл-обеликслар янында кулларына шәмнәр тотып каршылыйлар. Әлеге акция 21 июньдә Чүпрәле район үзәгендәге мәңгелек ут янында кичке 21.00 сәгатьтә узачак. 22 июньдә иртәнге 9.00 сәгатьтә митинг һәм Геройлар Аллеясында тантаналы чара үтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: