Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледән Алексей Солдатов армиядә дә үрнәк

    Кече Аксу авылында Солдатовлар гаиләсен бар яктан да үрнәк булганы өчен хөрмәтлиләр.

    Монда балалар әти- әниләре үрнәгендә акыллы, тәртипле, спорт белән шөгыльләнеп үсәләр, җәмгыять тормышында да актив катнашалар. Гаиләләре белән чаңгы ярышларында катнашалар. Беренче уллары Артем Түбән Чәке урта мәктәбен тәмамлагач, Ульяновскидагы югары гражданнар авиациясе институтында укыган иде. Хәрби хезмәт срогын үткәндә күп мәртәбә Мактау грамоталары алды, әле күптән түгел генә туган якларга кайтты. Бүгенге көндә аның энесе Алексей да солдат хезмәтендә. Абыйсы кебек үк Ульяновскида югары авиация уку йортын тәмамлагач аны илебезне һава һөҗүменнән саклау гаскәрләренә алдылар. Спорт һәм сугышчан әзерлек отличнигы берничә мәртәбә парашют белән сикергән. Командирлар якташыбызның хезмәтеннән бик канәгать.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: