Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә яшь “Каспаровлар“ үсә

    Газетаның үткән санында район балалар иҗат мәктәбе түгәрәгендә шөгыльләнүче яшь шахматчыларның республика укучылар Спартакиадасы ярышларында 2 урынны яулаулары турында хәбәр иткән идек. Ә хәзер исә аларның тренеры белән таныштырырга булдык.

    Шахмат дәресләрен алып баручы район балалар иҗат мәктәбе мөгаллиме Азат Сәгъдиев бу шөгыльне балалар бакчасыннан ук башлау кирәк дигән фикердә. Аң үсешенә шахмат уены яхшы тәэсир итә, уйлау сәләтен үстерә, беренче сыйныфка килгәнче үк шахмат уйный белгән балалар дәресләрне тизрәк үзләштерә, ди. Шуңа күрә ул кечкенәләр белән аерым шөгыльләнүгә дә җитди игътибар бирә.

    -Атна дәвамында 1-9 сыйныф укучылары түгәрәккә йөри. Барлыгы-80гә якын бала. Бу гаҗәп уен балаларга шатлык китерү белән бергә, аларның акыл сәләтен арттыра, түземлелеккә өйрәтә. Шахмат уенында һәркем мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә күнегә, оттырган очракта күңел төшенкелегенә юл куймаска өйрәнә. Бер урында биш минут та тик тора алмаган гиперактив балалар өчен шахмат - менә дигән уен. Алар тынычрак була башлый, характерлары да ипләнә төшә,- ди остаз.

    Яшьтән үк әлеге уенга мөкиббән булган Азат Сәгъдиев шахмат буенча түгәрәкне педагогик хезмәт юлын башлаганда ук гамәлгә куя. Әйтергә кирәк, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы исемнәренә лаек булган хөрмәтле укытучы хезмәт стажының быел юбилейлы 60 елын билгели. Димәк, алты дистә буе ничәмә-ничә буын балаларын шушы уен серләренә өйрәткән ул. Моңарчы күрше өлкәләрдә төрле призлы урыннарны ел саен яулап килсәләр дә, республика күләмендәге мондый уңышлары-беренче.

    Айгөл Насибуллина, Айгөл Миначева, Рәмис Гафуров, Муса Айзятов көндәшләренең бик көчле булулары хакында берсен-берсе уздырып сөйлиләр.

    -Алты көн дәвамында төрле районнардан килгән шахматчылар белән көч сынаштык. Барлыгы 29 район иде. I урынга да чыгасы идек, нибары бер балл белән оттырдык,-диләр алар.

    Кызлар да, егетләр дә шахмат түгәрәгендә күптәннән шөгыльләнәләр икән. Муса белән Рәмис күрше Шомыршы районында һәм Ульяновск шәһәрендә призлы урыннарга чыкканнары бар.

    Тиздән аларны тагын яңа уеннар көтә. Югары Осланда узачак ярышларда катнашачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: