Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә V регионара автокросс узды

    Әлеге ярышлар үзенә елдан- ел күбрәк спортчыны һәм тамашачыны җәлеп итә, районда автоспортның популярлаша баруы да күз алдында. Аның быелгысында районыбыз данын яклау өчен стартка дүрт узышчы чыкты.

    Кабатланмас тамашаның шаһиты булу һәм үз спортчылары өчен җан ату өчен мәйданга йөзләгән кеше килгән. Россия көне уңаеннан һәм район башлыгы кубокларына үткәрелгән ярышта Чүпрәле районы, Чувашия Республикасы, Ульяновск шәһәре һәм өлкәсеннән иң оста автоузышчылар катнашты. Александр Валерьевич спотчыларны һәм мәйданга җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп узышларның мавыктыргыч үтүен теләде. Ярышлар әләмен күтәрү өчен былтыргы чемпион Нияз Хафизовны чакырдылар. Быелгы ярышларда тугыз пилот иң югары призлар өчен дәгъва кылды. Әйтергә кирәк, аларның дүртесе Чүпрәле районыннан иде. Руслан Идиятуллин- 16, Сергей Малофеев- 4, Нияз Хафизов- 77 һәм аның бертуган энесе Илназ Хафизов 29 санлы спорт машиналарында стартка бастылар. Спортчыларга өч этапта 450 метрлы трассаны алтышар мәртәбә үтеп, финишка беренче килергә тиешләр иде. Ульяновскийдан килгән танылган спортчы, Россия Федерациясенең спорт остасы Сергей Аничкин машинасы быел да бәхетсезлеккә юлыкты. Шуның нәтиҗәсендә ул икенче этапта ук ярышны дәвам иттерә алмады. Аның бертуган энесе, бик оста узышчы Владимир Аничкин беренчелекне алу өчен күпме тырышса да, якташыбыз Нияз Хафизов Чүпрәле трассасына кем "хуҗа" икәнен тулысы белән аклады. Ике этапта да икенче урынны яулаган Нияз өченчесендә старттан ук беренчелеккә ыргылды. Владимир Аничкин никадәр тизлекне арттырырга тырышып караса да, "77" номерлы машинаны узу мөмкин булмады. Текә борылышларны бик оста үтеп, туры арага чыккач тизлекне кинәт кенә арттыра алуы Ниязга чираттагы җиңүне китерде. Мәйдандагы халык алкышлап кул чапты, дистанциядән чыгып туктагач та аны күтәреп алып өскә чөйделәр. Танылган спортчыларны да ота алган һәм Сембер, Инза трассаларында призлы урыннар яулаган, регионара ярышларда ике мәртәбә чемпион исемен яулаган якташыбызга "Спорт остасына кандидат" исемен бирү дә бик урынлыдыр. Бу хакта тамашачылар да сүз кузгатты. Икенче урынга Владимир Аничкин һәм өченче урынга Инза спортчысы Владимир Соболев лаек булды. Дүртенче урынны Ульяновск шәһәреннән Радик Сәнатуллов алды, ә якташыбыз Руслан Идиятуллов бишенче урын белән чикләнде. Җиңүчеләргә район башлыгы Кубоклар, Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Ярышларга баш судья Мансур Азюков (Ульяновск) хөкемдарлык итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: