Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнарының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә "Торак - 2018" операциясе кысаларында профилактик чаралар үткәрә. Шушы максаттан күп балалы һәм социаль яклау исемлегенә кертелгән гаиләләрнең йортларына янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырыла.
-Бүгенге көнгә Чүпрәле районында яшәүче шундый 97 гаилә йортына 319 датчик урнаштырдык. Мондый гаиләләр безнең махсус контрольдә тора. Халыкның янгын чыгу куркынычы аеруча зур булган катламын сәламәтлекләренә зыян килүдән һәм үлемнәрдән саклау әлеге чараларның төп максаты булып тора. Кышкы чорда янгыннардан бигрәк тә сак булырга кирәк. Чөнки салкын айларда электр җылыткычлары һәм мичләр максималь кулланыла,- дип сөйли Буа һәм Чүпрәле районара күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы Инсаф Шакиров. Аның әйтүенчә, рейдлар вакытында инспекторлар янгынны кисәтүче приборлар кую белән генә чикләнмиләр, һәр гаиләдә профилактика эшләре дә алып баралар. Алар датчиклар турында тәфсилләп сөйлильр, приборларның эшләү принципларын аңлаталар. Датчиклар түшәмгә яки стенаның өске өлешенә беркетелә. «Приборларны электр челтәренә тоташтыру кирәк түгел, үз батареялары бер елга кадәр җитә. Алар кечкенә генә януны да сизәләр һәм шунда ук сигнал бирәләр, төнге вакытта йорттагыларны йокыдан уяталар. Шуның белән янгынны вакытында күреп калырга, тиз арада сүндерергә һәм кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итәләр. Без, районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре районда яшәүче һәр гаилә йортына шундый приборлар куюны таләп итәбез. Аның бәясе дә әллә ни кыйбат түгел, якынча 500 сум тирәсе генә, аны район кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Янгын чыга калса (тьфу - тьфу) әлеге прибор чыннан да үзегезне, якыннарыгызны һәм милкегезне саклап калырга һичшиксез ярдәм итәчәк», - ди ул.
Өлкән инспектор Инсаф Шакиров җылыту сезонында янгыннарга юл куймау максатыннан кайбер таләпләрне һичшиксез үтәргә чакыра. Моның өчен төтен юлларын кимендә өч айга бер тапкыр чистартып торырга кирәк. Мичкә ягар алдыннан аның төзеклегенә инану, ярыклар яки тишекләр булса, аларны балчык белән әйбәтләп сылап чыгу зарур. Эшләп торган электр приборларын пәрдәләр, обой ябыштырылган стеналар һәм яна торган башка әйберләргә якын куймаска, квартирадан беразга гына чыгып киткәндә дә электр приборларын челтәрдән алып калдырырга онытмагыз. Төзек булмаган газ җиһазларыннан файдалану тыела. Бу очракта иң куркынычы - торба үткәргечләр, тоташтыргыч төеннәр яки газ плитәләре горелкаларындагы герметиклык бозылган очракта газ чыгып тору. Бинада яки йортта газ исе килгәндә шырпы сызарга, электр утын кабызырга һәм сүндерергә ярамый. Торак йортларда һәм квартираларда электр счетчикларына "жучок"лар кую һәм ватык электр приборларыннан файдалану катгый тыела. Бер розеткага берьюлы берничә прибор тоташтырып, электр челтәрендәге көчәнешне арттырмагыз. Электр, газ яки җылыту приборлары эшләгәндә, мич янып торганда кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү генә йортыгызны имин итәр. Янгын чыккан очракта "01", "112" телефоннары буенча шалтыратыгыз. Хәзер көннәр салкынайту сәбәпле, күп кенә хуҗалыклар җылыту приборлары куллана башлады. Гражданнарга бу чорда аеруча саклык күрсәтергә, төзек булмаган приборлардан файдаланмаска киңәш итәбез.Тикшерү вакытында кайбер кайбер хуҗалыкларда әле дә автомат саклагычлар урынына электр хисаплагычларына "жучок" кулланулары ачыклана. Шулай ук бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырганда да чыбыклар кирәгеннән артык җылынып, ахыр чиктә кыска ялганышка китереп чыгарырга мөмкин. Электр чыбыкларын тикшереп, тузган өлешләрен алыштырып торырга кирәк. Мунча, лапас,гараж һәм башка урыннардагы лампочкаларда плафон булырга тиеш. Әле һаман мичләрне белеме һәм тәҗрибәсе булмаган кешеләрдән эшләтү очраклары күп. Тәмәке тартканда, өй тирәсендә учак ягып ризык пешергәндә күрсәтелгән ваемсызлык бик куркыныч хәлләргә китерә. Исегездән чыгармагыз, янгыннар үзеннән - үзе генә килеп чыкмый. Кешеләрнең утка һәм афәткә карата битарафлыгы аның төп сәбәбе булып тора,- районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Инсаф Шакиров. Рәсемдә: янгынга каршы көрәшүчеләр йортларга иминлек приборлары куялар.
Нет комментариев