Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә полиция Кыш бабае бүләкләр өләште

Быел район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре унберенче мәртәбә "Полиция Кыш бабае" акциясен үткәрделәр. Аның исеменнән үк мәгълүм булганча, Кыш бабай һэм Кар кызы костюмнары кигән хезмәткәрләр аз керемле һәм тотрыксыз гаиләләрдә булдылар, авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга бүләкләр әзерләп тапшырдылар. Әйе, нинди генә гаиләдә тәрбияләнмәсен, һәр бала Яңа ел бүләгенә...

Быел район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре унберенче мәртәбә "Полиция Кыш бабае" акциясен үткәрделәр. Аның исеменнән үк мәгълүм булганча, Кыш бабай һэм Кар кызы костюмнары кигән хезмәткәрләр аз керемле һәм тотрыксыз гаиләләрдә булдылар, авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга бүләкләр әзерләп тапшырдылар.
Әйе, нинди генә гаиләдә тәрбияләнмәсен, һәр бала Яңа ел бүләгенә лаек. Полиция Кыш бабае сабыйларга әнә шул Яңа ел хыялын өлешчә генә булса да тормышка ашырырга ярдәм итә. Эчке эшлэр булеген балигъ яшькә җитмәгән яшүсмерләр белән эшләү буенча өлкән инспекторы, полиция майоры Лилия Хәлиуллованың әйтүенә караганда, әлеге акция 20 декабрьдә үк башланган. Эчке эшләр бүлеге хезөмәткәрләреннән җыелган акчага балалар өчен уенчыклар, китаплар һәм яңа ел бүләкләре сатып алынган. Быел Кыш бабай ролен полициянең участок вәкиле Владимир Явкин, Кар кызы ролен тотрыксыз гаиләләр һәм балигъ булмаганнар белән эшләү буенча әйдәп баручы белгеч Алсу Тәҗетдинова бик оста итеп башкарган. Кыш бабай җитәкләгән төркем 58 гаиләдә булган, шуларның 35-е полициядә учетта тора икән, әлеге гаиләләрдә 80 бала яши. Малайлар һәм кызлар кунакларның бүләкләренә җавап итеп Яңа елга багышланган шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр, җырлап та бирделәр.

-Безнең сәфәребез балаларга бүләк өләшү белән генә чикләнми, алар яши һәм тәрбияләнә торган гаиләләрнең хәлен, проблемаларын белү, ата- аналары белән сөйләшеп алу төп максат булып тора,- ди полиция майоры Лилия Ильшатовна, - хезмәткәрләребезгә дә рәхмәт, бергә кушылып 20 мең сумлык 80 бүләк алдык. Шуны да искәртим, - ди ул,- район хакимияте һәм мәгариф бүлеге 25 декабрьдә 25 баланы Казанда үткән Президент чыршысына баруны оештырдылар. Ул балалар арасында активистлар, төрле конкурслар һәм олимпиадалар призерлары бар иде. Аларны озату баруда һәм иминлекләрен тәэмин итү дә безнең хезмәткәрләр катнашты. Ирекле халык дружинасы членнары белән берлектә район үзәгендәге мәдәният йортында һәм авыл клубларында үткәрелгән яшьләр дискотекаларына рейдлар ясадык. Акция барышында профилактика буенча исәптә торучы тотрыксыз 31 гаиләдә булдык һәм балигъ булмаган 20 бала белән күрешеп әңгәмә кордык, Яңа ел бүләкләре тапшырдык, - дип итә ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев