Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр узачак

    2017 елның 13-15 ноябрьдә районда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак.

    Әлеге укулар Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан оештырыла.

    Бу көннәрдә районда «Игътибар, тыңлагыз!", «Һава тревогасы", «Радиация тревогасы"», «Химик тревога»лары бирелергә мөмкин. Сирена тавышлары яңгыраячак, алар даими рәвештә кабатланачак. Бу очракта куркып калмаска кирәк. Район халкыннан тынычлык һәм тәртип саклауны сорыйбыз. Илләребез имин булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: