Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә җиләк бәйрәме узды

    Сабантуйлар узып, атна-ун көн үтүгә, кояш төшкән тау битләрендә җиләк эзләп йөрүчеләр күренә башлый. Шул арада, җиләк пешкән дигән хәбәрне ишетеп, олысы-кечесе иртәгәсе көнне үк болынлыкларга китә. Быел да җиләктән "уңды" халык. Болынлыкларда, бакчаларда да мулдан булып өлгерделәр алар.

    Чүпрәленең җиләкле җәйләрен район крайны өйрәнү музееның ишегалдында да күрергә мөмкин иде. Шулай дип исемләнгән хуш исле чараны райондагы "Ак калфак" хатын-кызлар бүлеге һәм үзәкләштерлегән китапханәчеләр системасы оештырды. Районда ул әле беренче тапкыр гына узды.

    Җиләкләрнең дә күп төрлесен алып килгәннәр. Җир җиләге, кура җиләге, каен җиләге, чия, карлыганнның гына да кызылы, агы, кара төслесе бар иде.

    -Рәхәтләнеп җыйдым быел каен җиләген, - ди Мунчәлидән Тәскирә апа Идиатуллина. - Урманга барып, ял итеп кайтам мин. Аларны киптерәм дә, кайнатам да, суыткычка да куям. Кыш көнендә өйгә җәй исләре килеп керә, файдасы да бик күп.

    Театральләштерелгән тамаша белән чараны башлап, җиләкләрнең файдасы, нигъмәте, сихәте турында да сөйдәледәр китапханәчеләр. Кайсы нинди авырудан ярдәм иткәнлеген, аларны ничек саклаганнарын да бәян иттеләр.

    Чарага килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та, табигать-анабызның, анда үскән нигъмәтләрнең файдасы күплеген әйтеп үтте.

    -Теләсә нинди авырудан дәва аяк астыбызда, үләннәрдә, җиләкләрдә. Аларны куллана белү генә кирәк. Элек елларда әби-бабайларыбыз хастаханәләрнең ни икәнлеген дә белмәгән, шушы шифаларның төнәтмәләрен файдаланганнар.

    Китапханәчеләр җиләкләр генә түгел, үзләре җыйган дару үләннәрен дә тәкъдим иттеләр. Чарага аларның шифасын кече яшьтән үк урманлы Шатрашан ягында татып үскән, Рауза апа Мавренкова да килгән иде.

    -Элек әнием, аннан үзем дә дару үләннәрен, җиләкләрне дә күп файдаланып, кышкыга җыя идек. Урманга керү белән сарып алган чебен-черкигә дә түзәсең, кыяк үлән кисеп бетергән кулдагы яралар да онытыла. Күз аллары караңгылана башласа да, аннан бер җиләк, моннан берне табып, алып барган савытыңны барыбер тутырасың. Ә кайтканда канәгатьлек хисен рәхәтлекне җиләк җыйган кеше үзе генә беләдер ул. Һәркайсының үз үзенчәлеге бар. Әлбәттә, белеп кулланганда файдасы да күп,-ди ул.

    Каен себеркесенең дә тәнгә шифасы хакында күп сүзләр әйтелде бу көнне. Әлбәттә, соңыннан җиләкләрне татып та карадылар кунаклар, җырладылар, биеделәр, әйтемнәр әйттеләр. Бер сүз белән әйткәндә, күңел ачтылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: