Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә җиләк бәйрәме узачак

    Шундый исем астында район крайны өйрәнү музееның ишегалдында бәйрәм чарасы узачак. Аны "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының райондагы бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре үткәрәчәк.

    Бәйрәмдә район болыннарында, урманнарында, бакчаларда үсүче төрле сорт җиләкләрнең тәмен татып карарга, дару үләннәренең шифасын өйрәнергә, авырулардан булган дәвалау үзенчәлекләрен белергә мөмкин булачак. Шулай ук, җиләкләрне сатып алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Чара 8 июльдә, җомга көнне 10.00 сәгатьтә район крайны өйрәнү музеенда башлана. Җиләк дөньясына рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: