Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды

    Районда "Чүпрәле муниципаль районы: табигате, тарихы, Икътисады һәм мәдәнияте" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Әйтергә кирәк, мондый югары масштабтагы әлеге чара Чүпрәледә беренче тапкыр үткәрелә. Конференция Казан дәүләт федераль университеты, Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты һәм "Чүпрәле якташлар" төбәкара иҗтимагый...

    "Чүпрәле муниципаль районы: табигате, тарихы, Икътисады һәм мәдәнияте" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрү фикере барлыкка килү дә тикмәгә түгел. Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел башында район башлыгы Александр Шадриков карары белән "Чүпрәле энциклопедиясе" китабын бастыру турында килешенде. Әлеге китап битләрендә район тарихы, анда яшәгән, район үсешенә сизелерлек өлеш керткән лаеклы кешеләр турында бәяләп бетергесез мәгълүматлар тупланачак. Һичшиксез, энциклопедия безнең район халкында гына түгел, аның тарихы белән бәйле булган һәр кешедә кызыксыну уятыр дип ышанасы килә. Шуңа да конференциянең беренче максаты, әлеге эшкә күбрәк кешеләрне: тарих яратучыларны, аның белән кызыксынучыларны, эзләнүчеләне җәлеп итүне күздә тотты. Конференция эшен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов алып барды.

    Татарстан Республикасы, мәркәзебез Казан шәһәреннән һәм Чувашия өлкәсеннән, тирә яктан кайткан галимнәр, фән докторлары, доцентлар, профессорлар, якташларыбыз һәм тарихчы райондашларыбыз, укытучылар, музей һәм китапханә хезмәткәрләре хезмәткәрләре - күп санлы катнашучыларның эш көне конференциянең пленар утырышы белән башланды.

    Район мәдәният йортына җыелган кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов сәламләде.

    - Республиканың һәрбер районындагы кебек, безнең Чүпрәле җирендә дә хезмәт сөючән, тарихта үз эзен калдырган данлы кешеләр яши, без алар белән горурланабыз. Әлбәттә, район турында энциклопедия китабын бастыру кирәк. Тарихыбызны барлау һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү мөһим бурычыбызның берсе,- дип билгеләп үтте ул үзенең кереш сүзендә һәм конференция эшендә катнашучыларга нәтиҗәле эш көне теләде.

    Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Сайлау комиссиясе рәисе, якташыбыз Әгъзам Гобәйдуллин:

    -Район тарихын өйрәнү мәсьәләләренә карата кызыксыну белдерүчеләр күплегенә шигем юк. Әлбәттә, һәр кеше үз үткәнен белергә тиеш, булсын ул нәсел шәҗәрәсе, Чүпрәле җирлеге, бабаларыбызның килеп урнашу серләре һәм башкасы. Чүпрәле районы бай тарихка ия, әлеге мәгълүматларны борынгы Болгар тарихын өйрәнү документлары буенча да дәлилләргә мөмкин. Чөнки нәкъ шушы чорда бирегә беренче хезмәтче татарлар һәм чувашлар килеп урнашканлыгы билгеле. Ә Татар Бизнәсенең 1000 еллык тарихын өйрәнү, аны билгеләп үтү-Чүпрәле тарихының еракларга киткәнлеге хакында тагын бер кат искәртә. Бүгенге көндә Иске Кәкерле авылының да борынгы тарихын өйрәнү дәвам итә. Авылларның тарихын барлау, биредә яшәүчеләрнең аның үткәненә битараф булмаганлыкларына карата бер үрнәк булып тора.

    КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, якташыбыз Рәдиф Җамалетдинов:

    -Кече Ватанымда якташларымның шундый зур эшкә алынуларын күрүе бик куанычлы. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" диләр. КФУ тарафыннан әлеге юнәлештә күпсанлы очрашулар, конференцияләр үткәрелә. Без дә җитәкчелек белән әлеге эштә ярдәм итәргә һәм энциклопедияне булдыруда үз өлешебезне кертергә әзербез. Әлбәттә, әлеге бай мәгълүматка ия тарихи китапны әзерләү күп вакытны һәм нәтиҗәле эшне таләп итә. Шуңа да аны булдыруда мөмкин кадәр якташларымның да хезмәт кертүләрен сорар идем. Мәгълүматларны җыюда күбрәк кеше катнашсын иде, һәрбер авыл җирлегендә тарихны белүчеләр бар,олы буын кешеләре яши. Алардан барысын да алып, белеп калырга әле соң түгел. Бердәм эш иткәндә генә, әлеге проектыбыз да уңышлы булачак.

    Энциклопедия китабын әзерләү эше Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, Татар энциклопедиясенең җаваплы редакторы Гомәр Салих улы Сабирҗанов җитәкчелегендә алып барыла. Конференция эшендә катнашучылар алдында чыгыш ясап, Гомәр Сабирҗанов күп кенә өлкәләр, шәһәрләр, хәтта районнарда әлеге энциклопедия китапларының барлыгы турында әйтте һәм кыскача гына Болгар чоры тарихын барлады.

    -Чыннан да тарихи мәгълүматларга карасак, Чүпрәле җирлегендә яшәеш вакыты шушы елларда башланган. Болгар халкына кергән татарлар һәм суварлар (чувашлар) араб илләре хакимиятләре тарафыннан Идел буена куылып килгәннәр. Биредә алар икегә бүленеп, яши башлаганнар. Әмма Чүпрәле җирлегендә күрәм, киресенчә татарлар һәм чувашлар бергә тупланып, ничәмә-ничә еллар дәвамында дус һәм тату итеп яшәүләрен дәвам итәләр,-диде олы тарихчы һәм Чүпрәле җирен, хәтта Кубрат ханның кечкенә бер дәләтенә дә тиңләргә мөмкинлеген әйтте.

    Район башлыгы Александр Шадриков имзалаган карардан соң, Чүпрәленең тарихын өйрәнү буенча эшче төркем төзелде. Аның җитәкчесе булып, Бөтендөнья татарлар конгресының җирле бүлеге рәисе Иршат Закиров тора. Чарада ул бүгенге көнгә никадәр мәгълүматлар туплануы, гомумән бу өлкәдә эшнең ни дәрәҗәдә куелуы хакында сөйләде.

    -Район энциклопедиясен булдыру карары чүпрәлеләрне, әйтерсең "йокыдан уятты". Тарихны өйрәнүгә кызыксыну белдерүчеләр саны бермә-бер артты. Бу бик куанычлы күренеш,-диде Иршат Закиров һәм Чүпрәледә крайны өйрәнүче тарихчылар оешмасы булдыру кирәклеге турында фикерен җиткерде. Иршат Закиров, шулай ук, Чүпрәленең кыскача тарихы, энциклопедиядә һичшиксез урын аларга тиешле күренекле кешеләре турында ассызыклады.

    Конференция эшендә чыгыш ясаучы күп санлы галимнәр төрле темаларны ачсалар да, аларны бер максат - халкыбыз узган тарихи юлларын ачыклауны дәвам итү, аны яшь буынга җиткерү максаты берләштерде.

    Көннең икенче яртысында исә конференциядә катнашучылар берничә секциягә бүленеп, районыбызның табигатен, тарихын өйрәнүне, бу хакта фикер алышуларын дәвам иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: