Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Чыгарылышлылар кичәсе Яшьләр көнендә узачак

    24-25 июньдә район белем бирү учреждениеләрендә унберенче сыйныф укучыларының "Чыгарылыш кичәләре" узачак.

    Ниһаять, имтиханнар алдындагы дулкынлану хисләре артта калды. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда быел чыгарылышлырабыз сынатмады. Рус теленнән 98 баллга кадәр нәтиҗә җыйган чыгарылыш укучысы да бар, әфәрин. Ә инде "Чыгарылыш кичәләре" ул-мәктәп белән чын-чынлап саубуллашу, кулларга урта белем алу турында аттестатка ия булу.

    27 июньдә исә район мәдәният йортында һәм "Чыгарылышлылар паркы"нда унберенчеләр өчен район күләм кичә узачак. Чарада уку, спорт алдынгыларын, гомумән район тормышында, төрле чараларда актив катнашкан укучыларны бүләкләү дә булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: