Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә шахмат чемпионнары ачыкланды

    Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе спорт залында үткән шахмат ярышларында утыздан артык спортчы катнашты.

    Турнирга килүчеләрне шахмат федерациясе филиалы җитәкчесе, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдинов тәбрикләде, аларга матур комбинацияле гадел уеннар теләде. Уеннарны оештыруга һәм бүләкләүгә иганәчелек иткәне өчен крестьян- фермер хуҗалыгы җитәкчесе Җәүдәт Гафуровка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Шуны да искәртик, Җ. Гафуров үзе дә шахмат буенча берничә мәртәбә район чемпионы булган спортчы. Киеренке ярышлардан соң район мәгариф бүлегеннән Илдар Яфизов- 1, ветераннар советыннан Ирфан Вәлиуллин- 2 һәм Зур Чынлы авылы җирлегеннән Фаил Фәтхуллов 3 нче урынны яуладылар. Хатын - кызлар арасында Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе укучысы Айгөл Нәсыйбуллинага тиңнәр булмады. 2 һәм 3 урыннарны шушы ук мәктәптән Айгөл Шәрипова белән күп тармаклы технологияләр техникум студенткасы Светлана Яковлева бүлеште. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: шахмат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: