Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә 15 шоферны төрмәгә яптылар

    Агымдагы елның үткән чорында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф акчасын вакытында түләмәгән 98 шоферга карата административ материал төзелде һәм төрле җәзага тартылды.

    Шуларның 15-е рәшәткә артына ук утырды, ә калганнары исә икеләтә штраф түләргә һәм мәҗбүри эшкә тартылды. Штрафлар белән шаярырга ярамый, суд тарафыннан билгеләнгән бурычны вакытында түләмәгән кешеләрне кырыс җәза көтә. Андыйларны заманча компьютер техникасы белән эш итүче автоинспекторлар бик тиз эзләп таба һәм аларны тагын да катырак җаваплылыкка тартачаклар. Закон белән шаяру хокукы берәүгә дә бирелмәгән, аннан читләшеп калучылар да әлегә очраганы юк. Искәртеп үтәм, яңа закон нигезендә штраф суммасын 20 көн эчендә түләгән шоферларга 50 процент ташлама бирелә, әгәр дә инде штраф үзвакытында түләнми икән, ул очракта машина хуҗасы Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсендәге беренче бүлеге буенча җавапка тартылачак, - ди ЮХИДИ нең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: