Чүпрәле юлларындагы һәлакәтләрдә 1 кеше үлде, 1 кеше тән җәрәхәте алды
Ел башланып күп вакыт үтәргә дә өлгермәде, район территориясендә 47 юл - транспорт һәлакәте теркәлде.
Аларда 1 кеше һәлак булды һәм 1 кеше авыр тән җәрәхәте алды. Анализлардан күренгәнчә, авариягә юлыгучыларның күпчелеген автотранспорт йөртүдә аз стажлы булучылар тәшкил итә. Юллар кешеләрне очраштыралар да, бер- берсеннән ерагайталар да. Әмма алар ялгышларны гына гафу итми һәм берәүне дә аямый. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Ни кызганыч, күбебез моңа игътибар биреп җиткерми шул. Хәзерге заманда үзебез дә заманчаракка йәләндек. Яхшы юллардан файдаланып, күбебез гаиләбезне машинага утыртабыз да шәһәргә, ял йортларына яисә якыннарыбызга кунакка җилдертәбез. Авыл шоферы өчен озын зур юллар, машина тулы шәһәр урамнары бер карашка гади генә тоелмый. Чөнки без андый тыгыз шартлардагы хәрәкәткә күнегеп тә бетмәгәнбез әле. Димәк, руль артына утырган һәрберебез үтә дә игътибарлы һәм сак хәрәкәт итәргә тиеш булабыз. Тагын бер кат искәртеп шуны әйтәсем килә, зур юлларда йөргәндә бигрәк тә сак булыгыз, үзегезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз! Язгы- көзге һава торышы да машина йөртүчеләрдән зур игътибарлылык сорый. Температураның кинәттән үзгәрүе машинаны идарә итүдә шактый кыенлыклар тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев