Чүпрәле укучысы Алинә республика күләмендәге конференциядә катнашты
Башкалабызның Г.Ибраһимов исемендәге гимназиясендә Г.Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли конференция булып үтте.
Әлеге конференциягә төрле район мәктәпләреннән 250 фәнни-эзләнү эше кабул ителгән. Казан федераль университеты һәм Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты галимнәре эшләрне тикшереп, шулар арасыннан иң яхшы 106 эшне сайлап алган. Сайлап алу турын үтүчеләр арасында безнең районыбыздан да бер укучы бар. Ул - беренче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 5нче "Б" сыйныфы укучысы Камалова Алинә Әнис кызы. Алинә үзенең фәнни-эзләнү эше белән уңышлы итеп чыгыш ясады. Афәрин!
Әле Алинәнең республика күләмендәге конференциядә беренче генә чыгыш ясавы. Киләчәктә тагын күп кенә конференцияләрдә, конкурсларда катнашып, уңышларга ирешүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев