Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле укучыларының язгы каникуллары башланды, юлларда иминлек саклау сорала

    21 марттан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланды. Бу уңайдан мәктәпләрдә балалар куркынычсызлыгына багышланган махсус чаралар үткәрелде.

    Әйтик, 17-31 март көннәрендә "Бала- төп пассажир!" профилактик акциясе уза. Полиция хезмәткәрләре бу чорда төп игътибарны баланы махсус креслосыз һәм куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерәләр. Балигъ булмаганнар хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә юл кагыйдәләрен санламаучы балаларны ачыклыйлар. Каникуллар алдыннан уку йортларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган дәресләр үткәрелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны юлларда сак булырга чакыра. Хәрәкәт полосасында уйнау, юлны тиешле урында аркылы чыкмау һәм башка юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Шулай ук ата- аналарга балаларына карата игътибарлы булу сорала. Сабыйларны транспортта автоутыргычларда йөртү газизегезнең иминлек гарантиясе. Өлкәннәрнең үз балаларына юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кат-кат искә төшереп тору да комачаулык итмәс. Быел ике ай эчендә республика юлларында балалар катнашында 77 юл- транспорт һәлакәте теркәлде, аларда ике сабый һәлак булды, 85- е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: