Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле укучылары “Илһамият” фестиваль-конкурсыннан Дипломнар белән кайттылар

    Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы, Язучылар оешмасы берлеге, Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан шәһәре бүлеге, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә Сара Садыйкованың 110 еллык юбилеена багышлап Бөтендөнья "Илһамият" фестиваль-конкурсы үткәрелде.

    Фестивальнең максаты - сәләтле балаларны табу һәм аларга үсәргә этәргеч бирү.2016 елда конкурс вокаль сәнгатенә багышланды. Бу конкурста 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары Миначев Алмаз һәм Әхмәдова Алия "Дуэт" номинациясендә (җитәкчеләре Алсу Хисамова) II Дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: