Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле яшьләре сайлаулар турында сөйләште

Үткән атнада "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы"нда 2018 елда РФ Президентын сайлауларга багышланган "Яшьләр яшьләргә сайлаулар турында" дип исемләнгән чара үтте. Ул "Кадрлар резервы" республика яшьләр проекты һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясенең теләктәшлеге нигезендә үткәрелде.

"Кадрлар резервы" республика яшьләр проектында катнашучы, Иске Чүпрәле күп профильле лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дмитрий Аттин чараны алып барды, район территориаль сайлау комиссиясе члены Илнур Мавзютов исә чараның кунагы иде.

Чара барышында Илнур Мавзютов техникум студентлары алдында чыгыш ясап, сайлауларның мөһимлеге турында сөйләде.

Залда утыручы студентларның күпчелеге яңа 18 яшен тутырган яшь гражданнар, быел беренче тапкыр сайлауларда катнашачаклар. Дмитрий Аттин исә үзенең чыгышында сайлауларда катнашып, һәр кешенең тавыш бирүенең мөһимлеген аңлатты, "Россия Президентының хокукый статусын нинди закон билгеләве", "Россия Президентының вәкаләтләрен" һәм башка бик күп кенә сорауларга ачыклык кертте.

Бүген һәр кеше дә сайлау көнендә үзе кайсы урында булуына карап, сайлауларда катнашып, тавыш бирү мөмкинлеге закон тарафыннан каралган, моның өчен бары тик билгеләнгән срокларда теге яки бу территориаль яисә участок сайлау комиссиясенә алдан гариза гына бирергә кирәк. Моннан тыш, закон тарафыннан гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, күп функцияле үзәкләр аша, шулай ук территориаль яисә участок сайлау комиссияләренә килеп тә бирү мөмкинлеге каралган.

Дмитрий Аттин залдагы студентлар белән бергәләшеп, "бюллетеньгә тамга урынына смайликлар, йөрәкләр куярга яравы-ярамавы", "үзең өчен генә яисә әти-әниең, туганнарың өчен дә тавыш бирергә яравы-ярамавы", "бюллетеньны ялгыш бозган очракта нишләргә" кебек сорауларга җаваплар эзләделәр.

Чара ахырында Илнур Мавзютов исә иң актив булган һәм күпчелек сорауларга дөрес җаваплар биргән "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы" студенты Альбина Папушкинага Грамота тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев