Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле территориясендә 11 айда тугыз имгәнү һәм ике үлем очрагы теркәлгән

    Юл - транспорт һәлакәтләренең күбесе тизлек режимын үтәмәүдән килеп чыга.Бу гомуми статистика буенча да шулай.

    Машинаны көз- кыш айларында идарә итү аеруча кыенлаша. Һава торышындагы еш үзгәрешләр юлларда хәрәкәт итү өчен зур кыенлыклар тудыра.Гадәттә каты салкыннар декабрь аенда күзәтелә башлый. Юллар өстен юка боз каплый. Мондый шартларда руль белән идарә итүгә машина йөртүчеләрнең күбесе тиз генә күнегеп китә алмый. Карлы - бозлы юл барыбыздан да игътибарлылык, саклык һәм профессиональ осталык таләп итә. Бу машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә кагыла. Чөнки машина юлын кисеп үткәндә, яисә транспорт узачак юл буеннан атлаганда кинәт кенә егылып, тәгәрмәч астына эләгү ихтималы бик зур. Агымдагы елның унбер аенда районыбыз территориясендә автотранспортка материаль зыян салган 128 юл- транспорт һәлакәте теркәлде (үткән ел 134 булган). Аларда тугыз кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, ни кызганыч, ике кешенең гомере өзелде. Хәзерге һава торышы шартлары үзгәрү сәбәпле, район автоинспекциясе транспорт белән идарә итүчеләргә мөрәҗәгать итеп, хәрәкәт тизлеген юлларда иминлек сакланырлык итеп сайларга, җәяүлеләр булган урыннарда, бигрәк тә мәктәп яннарында, аеруча игътибарлы булырга һәм көндез дә транспорт фараларының яктылыгы якын арага төшә торганын кабызып йөрергә онытмаска, шиналарны кышкыларына алмаштырырга өнди. «Иң мөһиме, бер- берегезгә игътибарлы булыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: