Чүпрәле пенсионерлары финалга чыгу өчен ярышты
Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышлап пенсионерларның "Өченче буын" дип аталган VII республика Спартакиадасының беренче этабы үткәрелде.
Ярышларның тантаналы өлеше балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында башланып китте. Өлкән яшьтәге спортчыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, Россия Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Руслан Вильданов тәбрикләде. "Безнең райондагы спорт чаралары очраклы гына түгел. Соңгы елларда өлкән яшьтәге пенсионерлар арасында спортның һәм физкультура белән шөгыльләнүнең популярлаша баруы аеруча куанычлы. Монысы пенсионерларның җиденче Спартакиадасы, аның киләчәктә дә дәвам итәсенә шигем юк. Актив рәвештә яшәү өчен спорт кирәк, барыгызга да уңышлы стартлар телим,- диде Айрат Фиркатович һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков исеменнән спортчыларга иң җылы теләкләрне җиткерде.
Өлкәннәр ярыш төрләре буенча командаларга бүленеп Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе спорт мәйданчыгында, "Акчарлак" йөзү бассейнында, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында көч сынаштылар. Ярышларның шарты буенча ир-атларның яше - 60, хатын- кызларныкы 55 яшьтән азрак булмаска тиеш иде. Спартакиадада 100 дән артык спортчы катнашты. Аларга җиңел атлетика, дартс, өстәл теннисы, йөзү һәм пневматик мылтыктан тирга ату кебек ярыш төрләре буенча имтихан тотарга туры килде. Николай Хрисанов, Роза Насыйбуллина, Альфред Яхиев, Җәүдәт Мөдәрисов, Роза Мөхәммәтшина, Җәүдәт Хамдиев, Петр Гордеев, Мансур Хәйруллин һәм Рөстәм Хәмидуллин аеруча яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаган барлык спортчыларга Россия Пенсионерлар союзы җирле бүлекчәсенең Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Әлеге спортчылар 19 майда Казан шәһәрендә үтәчәк республика Спартакиадасында район данын яклаячаклар. Спортчыларыбызга уңышлар телибез! Ярышлар тәмамлангач чарада катнашучыларны "Нурлы" кафесына бәйрәм ашына чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев