Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле мәчетләрендә укулар башлана

    2016 елның 7 октябреннән районның барлык мәчетләрендә ислам дине нигезләрен укыту буенча курслар эшли башлаячак

    . Шушы көнне җомгадан соң, яңа эшли башлаган "Җәмигъ" үзәк мәчете каршында да укулар тантаналы төстә башланып китәчәк. Ислам нигезләрен уку дәресләре ир-егетләр өчен һәр җомга намазыннан соң, хатын-кызлар өчен һәр шимбә 14.00 сәгатьтә, балалар өчен якшәмбе-ял көннәрендә 10.00 сәгатьтә оештырыла. Дәресләр Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте төзегән укыту программасы нигезендә алып барылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: