Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле кулибиннары республикада өченче урында

    5 майда КФУның IT лицее базасында "21 гасыр кулибиннары" дип исемләнгән яшь уйлап табучылар олимпиадасының финалы үтте.

    Әлеге бәйгенең йомгаклау этабына районыбыз мәктәпләреннән ике сәләтле укучы узды. Беренче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбеннән дүртенче сыйныф укучылары Данияр Таҗетдинов белән Динар Яфизов, үзләре уйлап тапкан проектны яклап, Республика күләмендә өченче урынны яуладылар. Алар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы, Республика уйлап табучылар җәмгыятенең медале белән бүләкләнделәр. Аларны олимпиадага әзерләгән физика һәм технология укытучысы Шамил Таҗетдинов мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасына лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: