Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле балалар иҗат йортында “Иң әйбәт әйдаман” конкурсы узды

    4 февральдә "Балалар иҗат йортында" республика конкурсының муниципаль этабы булып үтте. Конкурста кустовой этапта җиңүче балалар ярышты.

    Алар үз көчләрен төрле конкурсларда сынадылар, "Үзең белән таныштыр", "Мин -әйдаман" дип аталган эссе яздылар, бирелгән минут аралыгында "Җиңү көне"нә плакат ясадылар, залдагы балалар белән отряд әйдаманы буларак уен уйнаттылар, ситуатив биремнәр үтәделәр, үзләренең яраткан шөгыльләрен күрсәттеләр. Бар яктан да сәләтле әйдаманнар авырлыкларны җиңеп чыктылар. Зур Аксу гомум белем бирү мәктәбе укучысы Таисия Фомина үзенең отрядындагы балалар белән берлектә башкарган биюе барча тамашачыны таң калдырса, татар халык биюен башкаручы Иске Шәйморза мәктәбе укучысы Энҗе Сатдинова тамашачыларның да күңелен җилкендереп җибәрде. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Иң энергияле әйдаман" номинациясендә - Шланга урта мәктәбе укучысы Рузалия Якупова ; "Иң ачык (яркий) әйдаман" номинациясендә-Алешкин-Саплык урта мәктәбе укучысы Наталья Пляшева; "Иң творческий" номинациясендә- Иске Шәйморза урта мәктәбе укучысы Энҗе Сатдинова; "Иң ягымлы отряд әйдаманы" булып Иске Чокалы мәктәбе укучысы Ләйлә Яруллина табылды. "Иң заманча отряд әйдаманы" һәм төп җиңүче дип Зур Аксу гомум белем бирү мәктәбе укучысы Таисия Фомина булды. Катнашучыларга Мактау Грамоталары тапшырылды. Ә төп җиңүче зональ этапта-Тәтеш районында Чүпрәле данын яклаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: