Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле 85 еллыгын каршы алырга әзерләнә

    Район үзәге көннән-көн матурая, төзекләнә. Чүпрәленең 85 еллыгын каршы алуга әзерләнү кысаларында шактый гына эшләр башкарылды.

    Үзәк урам рәтләнде, Дементьев исемендәге паркта эшләр төгәлләнде, һ.б. Бүгенге көндә район мәдәният йорты янәшәсендә эшчеләр булачак амфитеатрның нигезен әзерлиләр. Дачный поселогындагы "Әкият" балалар бакчасына илтүче юлда тротуар төзү эшләре дә дәвам итә.

    Исегезгә төшерәбез, районның 85 еллыгын билгеләп үтү датасы 22 августка билгеләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: