Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Штраф түләмәгән чүпрәлеләрне судка чакыралар

    Автомобиль йөртүчеләр законнарны яхшы беләләр. "Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсендә нәрсә турында әйтелә?" дип сорасаң, шоферлар шунда ук: "штраф түләмәүчеләрне җәзага тарту турында" диярләр.

    Әйе, бу чыннан да шулай. Үз гомерендә бер генә мәртәбә дә штраф түләмәгән шофер бармы икән ул? Аларның күбесе "сәлам хатын" алуга ук акчасын тотып почтага яисә банкларга ашыга. Ә кайберәүләр киресенчә, янәсе өлгерер әле,- диярләр. Автоинспекция бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев сүзләренә караганда, быелның 11 аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган штрафларны үзвакытында түләмәгән 148 машина йөртүчегә бөркетмә язылган, 140- ының эше район суды аша үткән. Суд карары нигезендә 18 шофер 15 тәүлеккә кадәр рәшәткә артына озатылган, 20 кеше 48 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартылган, калганнары штраф кәгазендә күрсәтелгән суммаларны ике мәртәбә арттырып түләгән. Моннан чыгып: "штраф белән шаяру җүнле эш түгел, егетләр!",- диясем килә. Хәзер кагыйдәне "намуслы" бозучыларга дәүләт тә ташлама карады. 20 тәүлек өчендә штрафың белән исәп- хисап ясарга телисең икән, рәхим ит, күрсәтелгән сумманың 50 процентын гына чыгарып саласың да, тынычлап җилдертәсең. Автоинспекторлар туктаткач та кул- аякларың калтырамый. Моның берни кыенлыгы да юк, ахырын гына ныклап уйларга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: