Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Штраф суммасы 30 мең сумнан артып киткән чүпрәленең мөлкәтенә арест салынды

    Суд приставының җаваплы хезмәткәре Алсу Албутованың әйтүенә караганда, район территориясендә автоинспекция штрафларын һәм алиментларны үзвакытында түләмәүче ике меңнән артык кеше яши. Аларның гомуми штраф суммасы 540 миллион 320 мең сумнан артык.

    Суд приставлары һәм автоинспекция хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән рейдта бу юлысы район газетасы журналисты буларак, мин дә катнаштым. Районда бурычлы кешеләрнең саны меңнәр белән исәпләнә. Сумнарга игътибар итсәң, баш әйләнә. Законга хезмәт итүчеләр менә шундый тәртипсез гражданнарны "акылга утырту" максатыннан рейдлар үткәрә дә инде. Машиналарны туктатып документлар тикшерелә, штраф түләүдән баш тартучылар билгеле була. Автомобиль идарә итүче өлкән яшьтәге берәүне туктаткач, улының ерак бер шәһәрдә исерек килеш машина руле артына утырганлыгы һәм правадан 1,5 елга мәхрүм ителүе ачыкланды.

    Әлбәттә, әти кеше мондый хәбәрне приставлардан ишеткәч, каушап калды. Рейд вакытында штраф суммасы 30 мең сумнан артып киткән шәхси эшмәкәр В. ның да эш урынына килеп, мөлкәтенә арест салынды. Тагын берничә кеше шундый төрдәге җаваплылыкка тартылды.

    Закон катгый, димәк аның белән шаярырга да ярамый. Штрафтан качып булмаганны һәркем белә, аны иртәме-соңмы, барыбер, түләргә туры киләчәк. Тик шунысы мәгълүм, вакыт сузылган саен аның суммасы да арта гына бара.

    Суд приставы Алсу Албутова:

    -Административ хокук бозучылар кесәләреннән акчаларын тиз генә чыгарасылары килмичә, штраф түләүдән баш тарта. Кагыйдә буларак, бездә аларның тулы исемлеге бар. Әлбәттә, андыйларга карата бик җитди чаралар күрелә, "Бурычлыларның мөлкәтенә арест салу" дип исемләнгән федераль законның 80 нче маддәсенә нигезләнеп, приставлар шушы бурычларны каплау максатыннан, аларның милекләренә арест салырга хокуклы. Бу очракта андыйлар кәрәзле телефонсыз, автомагнитоласыз һәм башка милексез калырга мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 500 сум штраф та түләнмәгән очракта машина хуҗасы өчен аянычка әверелергә мөмкин-15 тәүлеккә кадәр төрмәгә ябып куюлары да бар. Штраф күләме өч мең сумнан артып китсә, суд приставлары машина йөртүченең милкен кулга ала. Милкен кире кайтару өчен тагын да күбрәк акча чыгарырга туры килә.

    Служба вәкилләре белән аралашкач та, шушы рейдта катнашканнан соң да иң яхшысы штрафларыңны үзвакытында түләү кирәклегенә ныклап ышандым. Сезгә дә шуны җиткерәсем килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: