Чүпрәленең Шланга авылында көпчәкле “ДТ” ясаганнар
Илдәге үзгәртеп корулар, икътисадый кризислар чоры, бигрәк тә авыл җирлекләрендә колхозларның бер мизгелдә юкка чыгуы халык арасында эшсезлек барлыкка китерде. Күп кешеләр үзләренең төп һөнәрләрен, кәсепләрен алмаштырып, башкача яшәү ысулларын эзләде.
Шушы вәзгыятьләр алдында баш имәгән, нык характерлы, теләсә нинди эшне булдыра торган егет Радик Мәхмүтов белән очрашкач та сүзне шуннан башладык.
-Эшсез калдым дип боегып утырырга туры килмәде миңа. Бала чактан өй эшләрен яратып үскәнгәме бер эшкә дә кырын карамадым. Әтидән балта эшенә өйрәндем, анысы да бик ярап куйды. Авылдагы ир – егетләр белән төркем оештырып төзү эшләрен башкардык. Районнан читкә китеп эшләгән вакытлар да булды. Осталыгыбызны, тәртипле булуыбызны күреп алган җирле халык гел чакырып торды, җитәкчеләр зур яңа объектлар төзү эшен тапшырдылар, - дип сөйли Шланга авылында гомер итүче әңгәмәдәшем. Гаиләсе белән матур гына яши торган йортлары да зур иттереп, зәвыклап төзелгән. Анысын төзергә дә читтән осталар чакырмаган, үзләре, туган – тумачалары белән башкарып чыкканнар. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов әйтүенчә, Радик техникага да бик хирыс икән. Теләсә нинди маркалы тракторны яисә автомобильне идарә итә. Алай гына да түгел, чылбырлы иске “ДТ-75” маркалы тракторны көпчәклегә әйләндергән. Чынлап әйткәндә, мондый могҗизаны үз гомеремдә беренче мәртәбә күрдем. Ишек алдында тагын берничә берәмлек техника баскан. Алар арасында “ГАЗ- 66” һәм санитарка тибындагы “УАЗ” автомашиналары да бар. 2014 елда ул халыкны эш белән тәэмин итү оешмасы ярдәме белән “Тайга” маркалы пилорама кайтарып, агач эшкәртү цехы ачып җибәргән. Агачларны күрше Чувашия һәм Сембер якларындагы урманнардан кайтаралар. Үзенә ярдәмгә энесе Ранисны һәм тагын бер авылдаш егетне алган. Такталар, бруслар белән авыл халкын гына түгел, тирә яктан килүчеләрне дә шатландырып, тәэмин итеп торалар. Әле алар шушы эшләр арасында агачларны утынлыкка кисеп, ярып сатуга да чыгаралар, горбыльлар саталар.
-Заказлар күп, агрофирмага гел ярдәм итәбез. Аннан соң өй, мунча буралары да ясап сатабыз. Янәшәмдә эшләүчеләр дә бик осталар, бөтен эшне булдыралар, - ди Радик. Хезмәт хакларын да ай саен 20 шәр мең сум алалар икән.
-Шундый алтын куллы егетләр булганда авылыбыз яшәр әле. Шлангалылар исеменнән аларга олы рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Зиратка имәннәр, такталар ярдырып китерәләр, бер тиен акча сораганнары юк, - дип сүзгә кушылды авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов. Егетләрнең булдыгына, игелекләренә хәйран калырлык.
Аларның әле тагын бер шөгыльләре бар, 40 гектар басуда бөртекле культуралар үстерәләр, ашламасын да кертәләр, бер өлешендә күпьеллык үлән үстерәләр. Арпа, бодай һәм солыдан ел саен ярыйсы гына уңыш алалар. Пай җирләре өчен үзвакытында исәп – хисап ясыйлар. Авыл халкына ашлык, салам һәм печән сатып бирәләр. Басуларың булгач техникасы да кирәк бит әле. Үткән ел 500 мең сумга “Енисей” маркалы комбайн кайтарганнар, ә көзен үзләре ясаган тәгәрмәчле “ДТ- 75” тракторы белән туңга сөреп калдыралар, яз җиткәч тырмага чыгалар.
-Ничек барысына да өлгерәсез?, - дип кызыксынам Радик Мәхмүтовтан.
-Әле мөгезле эре терлекләр дә асрыйбыз. Минем хуҗалыкта ун баш үгез үсә. Энем Ранис алты баш сыер асрый. Көн саен бер центнердан артык сөт сата, ...без бит авыл малайлары, - ди ул елмаеп. Рәсемдә: шәхси эшмәкәр Радик Мәхмүтов хуҗалыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев