Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы сулыкларында коену рөхсәт ителәме?

    Ел башыннан бирле республика сулыкларында 50 дән артык кешенең гомере өзелгән, шуның дүртесе – балалар.  

    Районыбызда  уңайлыклары булган, санкцияләнгән коену урыннары бармы, гомумән, Чүпрәле районы сулыкларында коену рөхсәт ителәме? Шушы һәм башка сорауларга 114 номерлы янгын-коткару часте начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Айрат Садыйков җавап бирә.

    –Район  территориясендә  күләмле 14 сулык бар. Әмма аларның берсе дә кешеләр коену өчен махсус таләпләргә җавап бирми. Бары тик  халык хуҗалыгында файдалану өчен генә, әйтик, янгын куркынычы булган очракта  һ.б. вакытта кулланыла.   Шуңа да барлык сулыклар тирәсенә “Су керү тыела” дигән язулар урнаштырылган. Билгеле, бу гына буласы фаҗигадән коткарып кала алмый, моның өчен  һәркем саклык чараларын үзе дә үтәргә тиеш.

    –Санкцияләнгән су коену урыны булмагач, коткаручылар тарафыннан кизү тору оештырыламы?

    –Әлеге урыннарда көн саен кизү торырга безнең мөмкинлегебез юк. Шулай да хезмәткәрләр тарафыннан тәүлек дәвамында рейдлар үткәрелеп, авыл җирлекләрендә дә болар аерым кешеләр игътибарында тора. Моннан тыш, спутник аша да күзәтелә ул урыннар.

    Бу уңайдан әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп,  балаларны караучысыз су буйларына җибәрмәскә киңәш итәбез. Җәйлеген әби-бабай янына кайтучы оныклар да күп. Көн дәвамында аларны күз уңында тоту хәерле. “Йөзә белә” дигән сүз,  судагы куркынычсызлыкка, гарантия була алмый.

    –“Суга батучыны коткару – батучының үз эше”, дисәләр дә, андый очракта күрсәтелергә тиешле беренче ярдәмне һәркем белергә тиеш. Бу очракта нинди киңәшләр бирер идегез?

    –Паникага бирелмичә, иң элек коткаручыларны һәм ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга кирәк. Ярдәм килгәнче, суга батучыны ярга чыгарып, сулыш юлларын чистарту кирәк. Аннары,  йөзен җиргә каратып, гәүдәсен тез өстенә куярга һәм аркасына баскаларга. Үпкәсеннән суы чыгып бетеүенә инанганнан соң, җиргә аркасы белән яткырып, ясалма сулыш алдыру, аяк-кулларын ышкып җылыту сорала.

    –Үз-үзеңә ничек ярдәм итәргә соң? (Фәридә. Кәкерле авылы)

    –Эссе көнне суга кисәк керергә ярамый. Әкренләп, тәнне салкын суга ияләштерергә кирәк. Бу очракта көзән җыеру куркынычы булмый. Йөзгәндә арыйсыз икән, аркагызга әйләнеп ял итегез, сулышыгызны тигезләгез. Су агымына эләксәгез, агым буенча йөзегез һәм уңайрак урында яр буена таба борылырга тырышыгыз. Артык киемнәрегезне, аяк киемен салыгыз һәм ярдәм чакырыгыз. Коенырга барганда үзегез белән энә яки булавка алырга онытмагыз, көзән җыерса, шул урынны энә белән чәнчү ярдәм итәчәк.

    –Авыл башлыгы безгә “суга керсәгез – штраф алачаксыз”, диде. Бу дөресме?

    (Җәмил. Саплык авылы)

    –Әйе, ТР Административ хокук бозулар турындагы Кодекс нигезендә рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенган өчен шәхси затларга – 1-1,5 мең, рәсми затларга – 4-5 мең, юридик затларга 40-50 мең сум штраф каралган.

    –Коткару службасының телефон номерлары нинди соң хәзер?

    (Галия, Шәйморза.)

    –Фаҗигале хәлгә юлыкканда, яисә шундый хәлнең шаһите булганда

    “101”, “102”, “103”, “112” телефон номерларына шалтыратырга кирәк. Телефонда сигналлар булмаса да, хәтта сим-картасыз  да, әлеге номерларга шалтыратып була.

    –Салкын су белән коена башладыммы, тәнемне көзән җыера башлый.

    Диңгездә, буада шундый хәлгә тарысам...

    Су коенуның кагыйдәләре

    * Беркайчан да суга сикермәгез: суның тирәнлеген дә, төбен дә белеп бетермәскә мөмкин.

    * Кичләрен һәм төнлә, күз күреме начар вакытта, томан вакытында су коену катгый тыела.

    *Әгәр сулыкларда чикләү билгеләре булса –  суга кермәскә!

    * Бернинди пенопласт, бүрәнә, такта ише әйберләр белән суга кермәскә: алар бик җиңел генә суда әйләнәчәкләр.

    * Тәннең артык кызуын да, артык суынуын да булдырмаска!

    * Сулыкларда бер-береңне тоткарлау кебек уеннар белән мавыкмаска!

    * Суга исерткеч эчемлек кулланган килеш кермәскә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: