Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле авылларында ифтар мәҗлесләре үтте

    Әлһәмдүлилләһ, Рамазан Шә-риф аен төгәлләп киләбез. Бу айның соңгы ун көне иң кадерле көннәр һәм мөбарәк төннәрдер. Шушы көннәрнең берсендә Кадер кичәсе–Коръән иңдерелгән көн билгеләп үтелә. Ә 15 июнь – Ураза гаете бәйрәме. Районның барлык мәчетләрендә иртәнге намаз 1 сәгать 41 минутта, Гает намазы 3 сәгать 50 минутта укыла.

    Мунчәли           

    авылындагы мәктәп бинасының спорт залында дин тотучы мөселман кардәшләребез катнашында ифтар ашы узды. Анда авыл мөселманнарыннан тыш Татарстан Республикасының Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән якташлар, Ульян өлкәсе, Чувашия Республикасыннан күренекле дин әһелләре, хәтта Төркиядән һәм Дагыстаннан килгән дин белгечләре бар иде.

    Әлеге изге чарага Чүпрәле муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров һәм районыбызның дин әһелләре башлыгы мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, Идел буе төбәге казые, Тәтеш районы мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Жәләлетдинов, Татарстан Республикасының халык артисты ИлСаф та килгән иде. Ульян шәһәреннән килгән Дамир хәзрәт Сатдинов пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең тормышы, Коръән иңү, Рамазан ае, ураза тоту, кылган гамәл-гыйбадәтләр хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.

    Күркәм мәҗлестә район житәкчесе Марат Гафаров та Мунчәли халкын, килгән кунакларны тәбрикләп оештыручыларга рәхмәт сүзләрен житкерде.

    Чувашия Республикасы Диния назәрәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов мунчәлилеләрнең активлыгына һәм бердәмлегенә соклануын әйтте һәм бу гамәлләрнең киләчәктә дә давамлы булуын теләде. Ульян өлкә Татар автономиясе рәисе, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналисты Рәмис Сафин һәр елны Мунчәли укуларының зур оешканлык белән узуын билгеләп үтте.

    Ульян өлкәсенең Татар мәдәни үзәге директоры Рамилә ханым Сафина Мунчәлине күрәсе килү теләгенең тормышка ашуын, авылларны саклау һәм яшәтүдә Мунчәли авылына соклану хисләрен сөйләде.

    Ерактан килгән имамнарның һәм бигрәк тә Төркия кунагы коръән - хафиз Месут Эртюк  һәм Дагыстаннан Омаров Омар хәзрәтнең  (“Ассалям” газетасының баш мөхәррире) Коръән укулары залда утыручы һәммә мөселман күңеленә хуш килде. 200 кешегә исәпләнгән аш-сулы табын артында вәгазьләр белән беррәттән, ифтар ашлары уздыру дәвамлы булсын дигән теләкләр дә әйтелде. Кунаклар шушы кадәр мул табынны әзерләүгә үзләреннән өлеш керткән иганәчеләр Илдар Айметов, Рамиль Ахметов, Айдар Идиятуллин, Рәмзия Камалетдинова, Рафаэль Ибраһимов, Ринат Басыров, Илдар Халитов, Иршат Фәизов, Гөлназ Ахметова, Румия Нәсыйбуллова, Марсель Хәйретдинов, Надирә һәм Нәим Нәфиевлар һәм башкаларга, бигрәк тә әлеге изге гамәлне башлап оештырып йөрүчеләрнең берсе Илмир Измайловка (Мунчәли якташлар оешмасы житәкчесе) ихлас күңелдән олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

    Шланга              

    авылы мөселманнары өчен ифтар мәҗлесе Шлангада туып, бүген аннан читтә яшәүче эшмәкәр Гомәр Мәхмүтов, Заһид Мәхмүтов, авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов, Рөстәм Борчаклының иганәчелек итүе, Вильдан Мостафинның тырышып йөрүе белән оештырылды. Бәйрәмгә Буадан Ленур хәзрәт килгән иде.

    –Аш-су, өстәлләр әзерләүнең “башында“ Алсу Якупова торды. Гомумән, мәҗлес өстәленә сәдака итеп авылның һәр кешесе өлеш кертте,-ди авыл башлыгы Альберт Мөхәррәмов.

    Көне буе ашсыз-сусыз торганнан соң, хәләл ризыклар белән авыз ачарга дип, мәҗлескә 150 кеше килгән иде. Вәгазьләр сөйләнде. Ислам диненең яктылыкка, әһлакка өндәүче дин булуы ассызыкланды. Чарага җыелган һәркем тоткан уразаларыбыз кабул булсын, шушы изге гамәлләребез белән Аллаһыга якынайсак иде, дип теләде.

    Яңа Чүпрәле   авылы мәчетенең дини эшчәнлеге соңгы бер ел эчендә тагын да җанланып китте.

    Бу урында Данир хәзрәт Шәрәфетдиновның абруен ассызыкламый мөмкин түгел.  Данир хәзрәткә дин эшен алып баруны йөкләгәч тә, үз алдына ул авыл халкының дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә ярдәм итеп яшәүне төп вазифасы һәм максаты итеп санавын әйткән иде.

    Ифтарга җыелган ир-атлар алдында (йөздән артык мөселман килгән иде) чыгыш ясап, әле шушы көннәрдә генә мәчетне төзекләндерү буенча күпме эшләр башкарылганын да бәян итте имам. Эшмәкәр Марсель Аббазов үз көче белән түбә калайларын алмаштыртып яңа манара куйдырган. Рөстәм Юсупов җылыту системасын төзекләндереп, казанны яңага алмаштырткан. Электр челтәре начальнигы Айрат Низамов электр үткәргеч чыбыклар, розеткаларны яңартуга ярдәм иткән. Рөстәм Бадыков мәчет залларындагы бөтен паласларны, җәймәләрне юып-чистартып китергән. Хатын-кызлар мәчет эчен юып, тәртипкә китергәннәр. Мәҗлес үткәрергә булгач та, авылның ире-хатыны бердәм кушылып эшкә керешкән.

    Ифтарда Яңа Чүпрәле авылы ир-егетләре генә түгел, район үзәгендәге мәхәллә картлары да бар иде. Чара Данир хәзрәтнең вәгазь сөйләвеннән башланып китте. Аннан соң мәҗлескә чакырылган кунак – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловка сүз бирелде. Шушындый күркәм, саваплы эшләр башкарганнары өчен мәчеткә ярдәм кулы сузган иганәчеләргә рәхмәт белдерде, матур үгет-нәсыйхәт сүзләре белән уртаклашты, бердәм булып динне сакларга, Хәнәфи мәзһәбеннән тайпылмаска өндәде А.Җәлалов. 

    Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесен оештыруга аерым бер көн билгеләнде. Һәм мәҗлескә Яңа Чүпрәле авылында яшәүче хатын-кызларның барысы да диярлек чакырылды. Алай гына да түгел, элек шушы авыл кешесе булган, бүген исә Иске Чүпрәледә яшәүче, я булмаса башка авылдан килгән хатын-кызларны да күреп була иде монда.

    – Безнең максатыбыз – һәркем дингә тартылсын, мәчет тормышыннан хәбәрдар булсын! Шуңа да мондый чаралар оештырганда авылның бөтен халкын дәшәбез. Динебез чисталыкка, сабырлыкка, бер-береңне хөрмәт итәргә чакыра. Тыелганнардан тыелып, Коръәндә язылганнарны үтәп яшәргә куша. Һәм кеше сәламәтлегенә зыянлы булган нәрсәләрдән тыелырга куша бит! Гайбәт сөйләмәскә, якындагыларны рәнҗетмәскә өнди. Менә шушы мәгънәләрне туплаган хәдисләрне бәян иткәндә кеше үз күңелендә аз гына булса да үзгәреш сизәргә, бакый дөнья турында уйланырга, бу дөньяга бөтенләй башка күзлектән карарга мөмкин. Һәрхәлдә, без шуңа өметләнәбез.

    Бу мәхәллә халкының тагын бер үзенчәлеге бар – бу бердәмлектер,- ди мәхәллә имамы Данир Шәрәфетдинов.

    Ифтарга 100дән артык хатын-кыз килгән иде. Хәләл ризыклар белән тәэмин итеп торучы эшмәкәр Мөшәрәповларга, әлеге ризыкларны аш-су итеп өстәлләргә чыгарган Зәбирә  һәм мәчеткә, мәҗлескә сәдака китерүчеләргә рәхмәт сүзләре ирештерелде. Ә рәхмәтнең иң олысы, әлбәттә инде, мәчет эшен җанландырып җибәргән, авыл халкы иманына кайтсын өчен зур тырышлык куйган Энҗия Шәрәфетдинова адресына яңгырады.

    Әлһәмдүлилләһ, Рамазан Шә-риф аен төгәлләп киләбез. Бу айның соңгы ун көне иң кадерле көннәр һәм мөбарәк төннәрдер. Шушы көннәрнең берсендә Кадер кичәсе–Коръән иңдерелгән көн билгеләп үтелә. Ә 15 июнь – Ураза гаете бәйрәме. Районның барлык мәчетләрендә иртәнге намаз 1 сәгать 41 минутта, Гает намазы 3 сәгать 50 минутта укыла.

    Бәйрәмебез котлы булсын,  хөрмәтле райондашлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: