Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Шланга урта мәктәбе укучылары Дипломнарга лаек булдылар

    Безнең мәктәп укучылары һәр ел саен Мәгариф министрлыгы һәм КФУ, башка югары уку йортлары белән берлектә үткәрелә торган фәнни-тикшеренү конференцияләрендә актив катнашып киләләр.

    Быел Каюм Насыйри исемендәге конференциядә 11нче сыйныф укучылары Мустафин Ленар - экология (җитәкчесе Ф.Ф.Нәүмәтов), Якупова Розалия - туган якны өйрәнү (җитәкчесе Л.Ф.Мөхәммәтҗанова) буенча чыгыш ясап грамоталарга лаек булдылар. Ә Булат Мөшәрәпов «Пути повышения инвестиционной привлекательности и развития промышленности Дрожжановского района и села Шланга» темасына язылган эшен яклап II дәрәҗәле дипломга лаек булды. 15 нче апрельдщ Казанның 6 нчы гимназияседә "Глобализация - реальность современного мира» исемле конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Айназ "Русские заимствования в мишарском диалекте" темасы буенча (җитәкчесе Э.Р.Якупова) бик матур чыгыш ясап I дәрәҗәле диплом алып кайтты. Без укытучыларыбызны, укучы абый-апаларыбызны уңышлары белән котлыйбыз. Аларга саулык, шатлык, имтиханнарда уңышлар теләп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: диплом
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: