Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Миңнулла Хөсәенов 90 яшьлек юбилеен билгеләде

    Шушы көннәрдә Чепкас-Илмәт авылында гомер кичерүче Миңнулла Сафиулла улы Хөсәенов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Миңнулла бабайның яшүсмер еллары-сугыш, яшьлеге сугыштан соңгы илне торгызу чорына туры килә. Әтисе Сафиулла агайны да сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар, күп тә үтми гаиләгә аның сугышта батырларча вафат булуы турындагы кайгылы хәбәре килеп ирешә. Авылда, колзоздагы барлык эшләрне башкару Миңнулла бабай кебек җилкәләре дә әле ныгып җитмәгән яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм карт-корылар өстендә була. Аның бар гомере хезмәттә, туган авылында, колзозда үтә.

    -Сугыш елларында төрлесен күрдек инде, төннәр буе кырда ура да идек, "Жатка" тракторында сабанчы да булып эшләргә туры килде, Тарханда урман да кистем. Нинди генә авыр булса да, барысын да җиңүне якынайту өчен эшләдек,-ди ул үткән елларын күздән кичереп.

    Күпне күргән, күпне кичергән Миңнулла бабай бүген дә җорлыгын югалтмаган әле, шаяртып та ала, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдәр булып яши. Телевизордан яңалыклар тыңлый, төрле тапшырулар карый.

    -Аллага шөкер, әтиебез исән-сау, үз аягында йөри әле, төп нигезебезне җылытып, без, туганнарны бергә туплап, җыйнап яши,-ди юбилярның кызы Хазинә апа.

    Авылдашларының хөрмәте һәм якыннарының яратуы - юбилярның тормышы заяга узмавын раслый. Миңнулла бабай үзе дә бәхетле булуын таный. Хезмәт ветераны бүген яраткан әти дә, сөекле бабай да, карт бабай да. Хатыны Алия әби белән, кызганычка каршы ул үткән елда вафат булган, 63 ел дус, тату яшәп, өй җиткезгәннәр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының һәркайсына ныклы белем һәм тәрбия биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Миңнулла бабайның бүген дүрт оныгы, җиде оныкчыгы бар.

    -Балаларга, оныкларга, оныкчыкларга сугышларны, без күргән авырлыкларны күрергә язмасын. Аллаһы Тәгалә җирдә тынычлык , кешеләрнең үзара килешеп яшәүләрен насыйп итсен,-ди ул.

    Юбилее уңаеннан район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Звезда авыл җирлеге секретаре Елена Захарова Миңнулла бабай янына килеп тәбрикләделәр. Алексей Сарафанов юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: