Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чәчәк үстерүче Мәдинә

    Авылда күп итеп терлек һәм кош-корт асрау, умартачылык белән шөгыльләнү гадәти хәл.

    Болардан тыш, икмәк пешереп сатучыларны, сөт җыю белән шөгыльләнүчеләрне, агач эшкәртүчеләрне һ.б. беләбез. Ә менә авылда, чәчәк үстерергә яратучылар, бу эшне табыш алу өчен түгел, бары тик матурлык барлыкка китерү, күңел гүзәллекне теләве буенча гына үстерүчеләр турында бик сирәк ишетелә.
    Шундый гаиләләрнең берсе- Мәдинә һәм Мидехат Җамалтдиновлар  Яңа Кәкерле авылында яшиләр. Дөресрәге, йорт, бакча тулы чәчәкләрне үстерү белән хуҗабикә Мәдинә ханым шөгыльләнә. Аларның чәчәккә күмелгән өй каршылары ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Чәчәк түтәлләре тирәсендәге төрле резина кисәкләреннән ясалган әкият геройлары, аккош  сыннарын күрсәң, шаккатасың. Юк кына әйбер кебек, ә нинди матурлык тудырылган. Ә ишегалларына килеп кергәч, розалар плантациясенә эләккәндәй тоясың үзеңне. Бакчаларында чәчәкләрнең нинди генә төре юк, гладиолус, кашкарый, дәлия, хризантема һ.б бик күп чәчәкләр үсә анда. Моннан тыш, помидор, кыяр да, 50-60 баш каз-үрдәк тә, 100гә якын тавык-чеби дә үстерә әле Мәдинә ханым хуҗалыкларында. Үстерә дим, чөнки тормыш иптәше Мидехат ага “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалында хезмәт куя, зоотехник та ул, ветеринария табибы да, аның эш сәгате иртәнге сәгать дүртләрдә башланып, төнгәчә дәвам итә. Әлбәттә, һәр эшне килешеп, киңәшләшеп эшлиләр Җамалтдиновлар. Ә менә бакча, кош-корт тулысынча Мәдинә ханым карамагында. Бакчада төрле чәчәкләрдән күзләр камашса, сабакларында ук кызарып пешеп утырган помидорларны, кыярларны күреп, ничек өлгерә икән бу ханым дип шаккатып куясың. Әле бит хуҗалыкта берничә сыер да тоталар, күпләп бозаулар да үстерәләр алар. Мәдинә ханым авыл клубында мөдир вазифасын да башкара. Әйтергә кирәк, ул клубны җитәкли башлагач, авыл тагын да җанланып китте дисәм дә ялгышмам, төрле бәйрәмнәргә, истәлекле даталарга карата чаралар да еш оештырыла башлый биредә. Ничек өлгерәсең син боларның барысына да дип сорагач та, ул елмаеп “Чәчәкләр үстерергә яшьтән яраттым, аларның орлыкларын, үсентеләрен иртә яздан ук әзерләп куям, чәчәм, туфракларын әзерлим. Кыяр-помидорларга килгәндә исә, авыл җирендә торып яшелчәләрдән башка нинди бакча инде ул, аларны чәчкәндә туфракка ат тизәген кушам, менә дигән ашлама ул, шуңа тиз өлгерәләр, сабагында ук кызаралар”, дип бакча серләре дә белән дә уртаклашты. 
    Уңган хуҗабикә, сөекле тормыш иптәше булу белән беррәттән, уллары Илнар һәм Илсур өчен кадерле әни дә, оныклары өчен яраткан әбиләре дә әле ул. Бәйрәмнәрдә, ялларда гаилә бергә җыйналгач, өй эче бала-чаганың шат авазларыннан гөрләп тора аларның.
    Агымдагы елда районда Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гафаров карары белән Чүпрәледә территорияләрне төзекләндерү буенча бәйге игълан ителгән иде. Җамалтдиновлар гаиләсе әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәр һәм “Үрнәк булган йорт биләмәсе” номинациясе буенча башкарган эшләрен күрсәтеп фото, видеоязмаларын комиссиягә тапшырганнар. Бәйгегә шушы көннәрдә нәтиҗә ясалырга тиеш. Уңышлар телисе килә аларга.  
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: