Буразнада үткән балачак
Әйе, сугыш күпме балаларның бәхетле балачагыннан мәхрүм итте, әтиләрсез, абыйларсыз калдырды. Йөгереп, уйнап, шатлыклы көлү авазлары ишетү урынына, очкан пуля сызгыруы, бомба шартлаган, ачы итеп кычкырган тавыш кына ишетелде.
Алар - утлы еллар балалары. Ачлы-туклы булган килеш, аякларына чабаталар киеп, басуларда печән чабалар, көзләрен ашлыкларны чистартып, амбарга салалар, аннары атларга төяп, район үзәгенә, хәтта Казанга кадәр барганнар. Юлларда төрле хәлләргә дучар булып, салкыннарда өшегән вакытлары да булган. Завод-фабрикаларда станоклар артына баскан нәни генә кызлар, малайлар, сыкранмыйча, җиңү көнен якынайтканнар. Аларны уртак бер максат - сугышта җиңүгә үз өлешеңне кертү, җиңүне якынайту берләштергән.
Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында сугыш чоры балалары категориясенә кергән ак яулыклы апалар-әбиләр белән очрашу уздырылды.
Бала гына булсалар да, сугыш дигән афәт никадәр сындырырга тырышса да, аларның рухын сындыра алмады. Менә алар бүген безнең каршыбызда, якты йөзләре белән тормышыбызны бизәүче якыннарыбыз. Алар үзләренчә бәхетле. Алар - өлкәннәр, алар - җиңүне якынайтучы кешеләр.
Үзләренең балачакларын искә төшерү бик авыр булса да, Мөдәрисова Флера апа күз яшьләре аша истәлекләре белән аралашты. Ул 1937 елның 10 августында Зур Чынлы авылында дөньяга килә. Әтисе Сафиулла мәктәп директоры була. Сугыш башлангач ук аны алып китмиләр, резервта тора. Флерага дүрт яшь тулган вакытта Бөек Ватан сугышына китә. "Ул киткәч, безгә бик авыр булды. Безнең бөтен байлыгыз- сыер булды. Шул сыер безне ачлыктан коткарды. Сыеры булмаган кешеләр ачлыктан шешенеп үлгән очраклар да булды. Без сыер сөте эчеп, үлемнән калдык,"- ди ул. Әтиләре 1947 елда исән-сау Берлиннан әйләнеп авылга кайта. Флера Сафиулла кызы Шәйморза,Кече Чынлы, Зур Чынлы авыллары мәктәпләрендә төрле елларда урта белем ала. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына агроном бүлегенә укырга керә. Белгечлек алып чыккач Буа районы "Волга" колхозында агроном булып эшли. Бу эшкә әтисе риза булмау сәбәпле, Казан шәһәренә педагогия институтының биология һәм химия факультетына читтән торып укырга керә. Бу вакытта Татар Бизнәсе авылына укытучы булып эшкә урнаша. 40 ел гомерен укытучы хезмәтенә багышлый. Хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә лаеклы ялда, исән-сау гомер кичерә. Мәктәп балаларына Флера апа изге теләкләрен теләде. Укучылар үзләренең чиратында әбиләргә матур җырлар, биюләр бүләк иттеләр.
Буразнада үткән балачак елларын беркайчанда онытылмаслар алар. Без бәхетле буын, тыныч тормышта яшибез. Ныклы белем һәм тәрбия алырга.эшләргә бөтен мөмкинлегебез дә бар. Шушы рәхәт тормышның канлы көрәш нәтиҗәсендә яуланганын без мәңге онытмаска тиешбез. Сезнең батырлыгыгыз алдында без баш иябез, хөрмәтле сугыш чоры балалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев