Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Бөек Җиңү юбилее уңаеннан яңа китап

    Алешкин- Саплык авылында яшәп иҗат итүче Валентин Макаров районыбыз тарихын өйрәнүчеләргә һәм әдәбият яратучыларга яхшы таныш.

    Моңарчы аның төрле елларда "Безнең крайның һәм Алешкин- Саплык авылының үткәне" (1, 2 китап), "Болгар, сувар һәм чувашлар эзеннән", "Түбәнлекләрдәге (даладагы) чувашларның мәдәнияте, көнкүрешләре һәм гореф- гадәтләре", "Грамота мәктәпләреннән алдынгы урта мәктәпләргә" исемле китаплары дөнья күргән иде инде. Әле менә шушы көннәрдә генә аның "Алар җиңү көнен якынайттылар" дип исемләнгән алтынчы китабы әле генә "кайнар таба" дан төште. Китап рус телендә, бик аңлаешлы язылган. Авторның әйтүенә караганда, әлеге иҗади хезмәтен ул канкойгыч Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык күрсәткән якташларыбызга багышлый. Китап өч өлештән тора. Беренче бүлегендә сугышның гомуми этаплары, Ватан азатлыгы өчен яу кырында корбан булган якташларыбыз, сугыш китергән зыян турында тасвирланса, икенче өлеше тылдагы хатын- кызларның, карт- корыларның һәм сугыш чоры балаларының тиңдәшсез батырлыкларына багышлана. Өченче бүлеге юкка гына "Барысын да исемнәре белән искә алабыз" дип аталмый. Монда туган авылының гади хезмәт ияләре Ватан чакыруы буенча кирза итектән ярты Европаны кичеп дошманны үз өнендә дөмбәсләгән батырлар турында языла. Авылдан фронтка киткән 193 кешенең һәркайсы турында кыска- кыска гына булса да мәгълүматлар бар. Сугыш кырында ятып калган һәм хәбәрсез югалган 77 солдат турында да белешмәләр тупланган. -Әлеге китапны фронтовикларның балалары, оныклары, туганнары, гомумән туган якның тарихын өйрәнергә теләүчеләр яратып укырлар дип ышанам, ди Валентин Федорович. Авторның үзе турында да берничә сүз. Валентин Макаров 1941 елның 23 июлендә, Алешкин- Саплык авылында туган. 1965 елда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, авыл клубы мөдире булып эшли, читтән торып Казан дәүләт университетының тарих- филология факультетын һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Марксизм- Ленинизм университетын тәмамлый. КПССның Чүпрәле райкомында инструктор, Алешкин- Саплык урта мәктәбендә укытучы, директор урынбасары һәм директор булып эшли. "1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы", "Хезмәтәге аерымлылыгы" медальләре, СССР халык мәгарифы министрлыгының, КПСС Татарстан өлкә комитетының Мактау грамоталары,Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Чуваш этнокультурасының атказанган эшлеклесе, Фән һәм сәнгать чуваш халык академиясенең действительный члены, Татарстандагы чуваш халкының милли академиясе каршындагы чуваш язучылары берлеге члены, А. П. Милли исемендәге Диплом иясе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: