Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Бәхетсезлек очракларыннан һәм төрле авырулардан иминиятләшү мәҗбүриме?

    "Яңа төрдәге полис алу өчен "Ак Барс-Мед" иминият компаниясенә мөрәҗәгать иткәндә, биредәге белгечләрнең гражданнарга бәхетсезлек очракларыннан, төрле авырулардан иминиятләнергә чакыралар дип ишеттем. Бу дөрес гамәлме?"

    Газета укучыбызның әлеге соравына мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондының Буадагы филиалы директоры Илсур Гарипов җавап бирә:

    -Бәхетсезлек очракларыннан һәм төрле авырулардан иминиятләшү һәркемнең ирекле теләге. Һәм иминият компаниясе белгечләренең гражданнарны көчләп иминиятләштерергә хокуклары юк, алар бары тик тәкъдим итәргә генә мөмкиннәр. Ә сайлап алу хокукы һәркемнең үз иркендә.

    Мәсәлән, әгәр 2011 елның 1 маена кадәр бирелгән полис сезнең кулыгызда икән, ул полисыгызны яңасына алмаштырганчыга кадәр үз көчен югалтмаячак. Медицина иминияте турында өстәмә мәгълүмат яисә консультация алырга теләүчеләр исә үзләренә мәҗбүри медицина иминияте полисын бирүче компаниягә яисә ТР буенча мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондының Буадагы филиалына 8-800-200-51-51телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: