Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Авырткан җир. Инвалидлыкка чыгу

    Организм функцияләренең бозылуы, тормыш эшчәнлегенең чикләнүе дәрәҗәсенә карап, инвалид буларак танылган затларга инвалидлык төркеме билгеләнә.

    2014 елның ахырыннан башлап инвалидлык группасын билгеләгәндә, Хезмәт министрлыгы тарафыннан 2014 елның 29 сентябрендә кабул ителгән 664 номерлы карары нигезендә, яңа критерияләр һәм классификацияләр кулланыла башлаган иде. Әлеге боерык нигезендә инвалидлык группасын бирү өчен объектив критерийлар нигезләмәләре билгеләнде, организмның теге яки функцияләре бозылу дәрәҗәләре конкретлаштырылды. Организмның функцияләре бозылуның дүрт төп төр дәрәҗәсе билгеләнгән: беренче дәрәҗә-аз әһәмиятле (10нан алып 30 процентка якын), икенче дәрәҗә-уртача (40тан алып 60 процентка кадәр), өченче дәрәҗә-нык ачык күренүче (70тән алып 80 процентка кадәр), дүртенче дәрәҗә-аеруча нык ачык күренүче (90нан алып 100 процентка кадәр).

    Организмның берничә функциясе бозылган очракта, эксперт карары чыгарылганда әлеге функцияләрнең бозылу дәрәҗәләренең суммар билгесен чыгаралар һәм шуны исәпкә алалар. Әмма әлеге критерийларны куллану вакытында кайбер хокукый билгесезлекләр һәм каршылыклар булуы ачыкланган. Шуңа да критерийларны төгәл билгеләү барышында, медик-социаль экспертиза үткәрүче белгечләрнең тәкъдимнәрен, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлауны да исәпкә алып, ике ел үткәч Россиянең Хезмәт министрлыгы тарафыннан инвалидлык группасын билгеләү буенча критерийларны билгеләүче яңа документ әзерләнә. Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан 2015 елның 17 декабрендә кабул ителгән 1024н номерлы әлеге карар 2016 елның 6 февраленнан үз көченә керде. Документта организмның функцияләре бозылуның дәрәҗәләре һәм инвалидлык группасын билгеләүче критерийлар билгеләнгән, ике төрле фикер тудыручы җөмләләргә төгәллек кертелгән.

    Инвалидлык группасын билгеләү буенча әлеге боерыкта күрсәтелгән классификацияләрне һәм критерийларны тагын да камилләштерү буенча эш бүгенге көндә дә дәвам итә.

    Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан медик-социаль экспертиза үткәргәндә яңа алымнар куллану нәтиҗәләрен анализлау, инвалидлык билгеләү буенча медик-социаль экспертиза учреждениеләре карарларына мониторинг һәрдаим үткәрелеп тора.

    Россиянең Хезмәт министрлыгы федераль медик-социаль экспертиза бюросы белән берлектә инвалид балаларга карата махсус мониторинг үткәргән. Әлеге мониторинг нәтиҗәләре буенча балаларга инвалидлык бирү буенча баш тартулар санының артуы ачыкланган. -Бер төрле авырулар буенча инвалидлык бирүдән баш тарту очраклары сизелерлек артты,-диде Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Григорий Лекарев. -Мәсәлән, фенилкетонурия буенча инвалидлык бирү кимегән.

    Балаларга инвалидлык бирү буенча медик-социаль экспертиза учреждениеләре карарлары мониторинглары нәтиҗәләрен исәпкә алып, 2015 елда фенилкетонурия авыруы буенча критерийларга үзгәрешләр әзерләнгән. Һәм 9 августтан башлап Россия Хезмәт министрлыгының 2016 елның 5 июлендә кабул ителгән "Балаларга медик-социаль экспертиза үткәргәндә кулланылучы критерияләр һәм классификацияләргә үзгәрешләр кертү турында"гы 346н номерлы боерыгы үз көченә кергән.

    Үзгәрешләр фенилкетонурия авыруы белән бәйле булган организмдагы функцияләрнең бозылу дәрәҗәләрен билгеләгәндә авыруның формасына гына түгел, авыруның ни дәрәҗәдә көчле үтүенә, баланың яшенә дә игътибар итүне күздә тота.

    Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан киләчәктә дә медик-социаль экспертиза үткәргәндә кулланылучы яңа классификацияләр һәм критерияләр мониторингы үткәрелеп торачак һәм кирәк булган очракта үзгәрешләр кертү дәвам иттереләчәк, дип ышандыралар белгечләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: