Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • "Березка” җәмгыятенең Дуван филиалында семинар узды

    1 апрель көнне "Березка" җәмгыятенең Дуван филиалында язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмә булды.

    Бүгенге көндә җәмгыятьләр һәм агрофирма филиаллары эшчәннәре басуларда уҗымнарга һәм күпьеллык үләннәргә ашлама кертә. Механизаторларның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә район буенча 4772 гектар мәйданда уҗымнар һәм 788 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган.

    -Көннәр әлегә салкын тора, бу безнең файдага, моннан файдаланып калырга һәм уҗымнарга, күпьеллык үләннәргә өстәмә сый кертү эшен тизләтергә, мөмкин кадәр тиз арада тәмамларга кирәк,-диде бу уңайдан район башлыгы Александр Шадриков.

    Филиал паркында туфрак эшкәртү, чәчү, ашлама кертү агрегатлары һәм тракторлар рәт-рәт итеп төзеп куелган иде. Әйтергә кирәк, алар арасында совет чорыннан калганнары да, чит һәм үзебезнең илдә эшләнгән, югары җитештерүчән тракторлар һәм агрегатлар да бар, аларның һәрберсе әзерлек сызыгына куелган.

    "Гостехнадзор" инспекциясе начальнигы Илдар Шәйхаттаров булачак уңышка нигез салучы тракторларны техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп әзерләүнең мөһимлегенә тукталып, бүгенге көндә җәмгыятьләрдә һәм филиалларда график нигезендә техник күзәтүләр барышы, техника тикшерү вакытында нинди яңа махсус приборлар кулланылуы һәм аларның ничек эшләве белән таныштырды, төзекләндерү вакытында нинди җитешсезлекләргә аеруча игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Ул, шулай ук, төрле аварияләрне, бәхетсезлекләрне кисәтү максатыннан, техника бер кырдан яисә бер филиалдан икенчесенә күчкәндә техниканы озата баручы кирәклегенә дә басым ясады.

    Бүгенге көндә район хуҗалыкларында орлыклар калибрланып, тиешле кондициягә җиткерелеп әзерләп куела. Һава температурасы көндезләрен +5 градустан да түбән төшми, төнлә туңдырмый башлагач, хуҗалыкларда орлыкларны агулау эшләре башланачак. Әмма орлык агулау вакытында гади генә булган таләпләрне дә үтәү мөһим.

    Массовый репродукцияле орлыкларны яңа сортлы, элиталы орлыкларга алмаштыру төп бурычларның берсе булып тора. Әлеге эш дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләр белән дә турыдан-туры бәйле. Искергән сорт чәчелгән мәйдандагы чәчүлекләр өчен субсидия бирелми.

    -Әле бераз вакыт бар. Яңа сорт, сертификацияле орлыкларны кайтаруны тизләтергә кирәк. План белән күптән эшләргә өйрәнергә вакыт инде. Орлыклар буенча барлык таләпләрне дә төгәл үтәргә. Булачак уңышның нәтиҗәсе басуларга ничек, нинди әзерлек белән чыгуыбызга турыдан-туры бәйле,-диде район башлыгы.

    Семинарда уҗымнарның торышы яхшы булуын, әмма кимерүчеләргә каршы актив көрәш алып бару кирәклеген дә ассызыклады. Орлыкларны үсү стимуляторлары, микробиологик ашламалар белән берлектә фунгицидлар белән эшкәртү дә икътисадый яктан отышлы. Боларның барысы ды тирән анализланды семинарда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: