Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Ата-аналар компенсация алыр өчен гаризаны электрон төрдә тапшыра ала

    ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче ата-аналар өчен 2016 елның 1 июленнән яңа хезмәт күрсәтү бүлеге эшли башлады.

    Әлеге сервис нигезендә ата-аналар балалар бакчасына түләгән өчен өстәмә компенсацияне алуга гаризаны электрон төрдә тапшыра алачаклар. Бу процесс бик гади, бары тик башлап порталдагы "Назначение основной и дополнительной компенсации части родительской платы за присмотр и уход за ребенком в образовательных учреждениях, реализующих образовательную программу дошкольного образования" дип исемләнгән хезмәт күрсәтү сервисына керергә кирәк. Ә аннан соң компьютер үзе үк нишләргә кирәклеген күрсәтеп торачак, әти-әниләргә исә тиешле мәгълүматны гына кертергә калачак . Ә менә хезмәт күрсәтү сервисына керү өчен ата-аналарның Бердәм идентификация һәм авторизация системасында (ЕСИА) теркәлүе һәм шәхси кабинетыңны булдыру шарт булып тора: esia.gosuslugi.ru/registration.

    -Районда 14 гаилә балалар бакчасына түләгән өчен өстәмә компенсацияне алуга гаризаны электрон төрдә тапшырырга өлгерде инде, аларның һәркайсына компенсация билгеләнде. Биредә, әти-әниләр игътибарына шуны да җиткерәсем килә: Бердәм идентификация һәм авторизация системасына (ЕСИА) теркәлгәндә, электрон төрдә гариза тапшырганда ниндидер аңлашылмаучанлыклар, кыенлыклар килеп туган очракта, райондагы яисә авыллардагы балалар бакчалары мөдирләренә, МФЦ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар һичшиксез сезгә теркәлергә ярдәм итәчәкләр. Район халкын социаль яклау бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итеп, тиешле консультация алу мөмкинлеген дә ассызыклыйсым килә,-ди бу уңайдан район халкын социаль яклау идарәсенең материаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Хисамова.

    Гөлназ Аюпова:

    -Мин үзем күптәннән инде ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланам. Бу бик җайлы. Өйдән чыкмыйча гына һәр нәрсәне хәл итеп була, компьютерны кабызасың да коммуналь хезмәтләр өчен түли аласың, табибка чиратка басарга мөмкин. Балалар бакчасына түләгән өчен өстәмә компенсацияне алуга гаризаны да электрон төрдә генә тапшырган идем. Шундый мөмкинлек барлыкка килүенә чын күңелемнән сөендем. Барлык әти-әниләргә дә мөрәҗәгать итеп, курыкмаска, теркәлергә һәм электрон хезмәтләрдән файдаланырга киңәш итәм.

    Гөлнара Җамалетдинова:

    -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша балалар бакчасына түләгән өчен өстәмә компенсацияне алуга гаризаны электрон төрдә тапшыруны бик җайлы дип саныйм. Гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмә җыярга кирәк түгел. Авыллардан транспорт табып, район үзәгенә, район халкын социаль яклау бүлегенә килергә, чиратка басарга кирәкми, димәк, күпме вакытны янда калдырырга мөмкин. Аннан соң электрон төрдә гариза тапшыргач, күпмедер вакыттан соң сезнең телефоныгызга, "документларыгыз кабул ителде" дигән смс-язу киләчәк. Компенсация билгеләнүе дә телефон аша хәбәр ителә. Бу бик җайлы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: