Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Арыш көлтәсе

    Якташыбыз Ришат Садыйковның "Туган җирем алтын бишек" дигән өр-яңа китабы дөнья күрде. Анда төрле жанрдагы язмалар тупланган. "Ришат ага Садыйковның хезмәт чоры заводта эшләп узса да, ул үзе чын мәгънәсендә иҗат әһеле. Аның күпчелек әсәрләре туган авылга мәхәббәт, аны сагыну хисләре белән сугарылган, иҗат темалары бай һәм күпкырлы"-, дип язган...

    Ришат ага Садыйков 1937 елда Яңа Задур авылында туа. Аның балачагы авыр сугыш елына туры килә. Әтиләре биш баласын ятим калдырып, сугышка китә һәм иң аянычлысы, 1945 елның язында, җиңү җиткәндә, һәлак була. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, ул районга йөреп укый. 1955 елда хәрби хезмәткә китә. Яшәү шартлары бик кыен була. Ике бертуган агасы янына, армиядән соң, Чиләбегә барып, эшкә урнаша. Заводта җитештерү бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

    Күңелендә яшәгән иҗат дөньясына мәхәббәт аны университетның кичке журналистика бүлегенә укырга алып килә. Шуннан ул "Челябинский рабочий", "Вечерний Челябинск" газеталарында штаттан тыш хәбәрче буларак хезмәт куя. Үзенең беренче иҗат җимешләрен дә шунда бастыра. Якташыбыз "Муса Җәлил", аннан "Акмулла" исемендәге Чиләбе өлкәсе әдәби берләшмә әъзасы, ике шигырьләр китабы авторы, "Хезмәт даны" ордены иясе, күпләгән мактау грамоталары бар, хезмәт ветераны, 1994 елдан лаеклы ялда. Яңа китабындагы бер язмасын сезнең игътибарга да, тәкъдим итәргә булдык, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

    Арыш көлтәсе

    ...1941 нче елның декабрь ахыры иде. Мондый явымлы, салкын кышны алтмышны узган Зәйтүнә әби дә хәтерләми. Ул гаиләдә җиденче кашык. Улы-Бәянның ире, биш баланың әтисе-Әхәт сугышта. Сирәк кенә хатлары килә. "Чигенәбез" дип яза.

    Көзе дә бик яңгырлы булды. Туңмаган җиргә кар төште. Кырдагы арыш-бодай көлтәләрен ташып, ындыр табагына өеп куйдылар. Кояшлы көннәрдә туздырып киптергәч, яңадан өеп куялар.

    Колхозчыларга таякка ашлык бирмәделәр, азмы-күпме җыйганны дәүләткә тапшырдылар. Авыл халкының бердәнбер ризыгы-бәрәңге. Бәянның да бәрәңгесе бетеп бара. Җиде җан иясенә бер ел ашарлык бәрәңгене өч ындырга чәчеп үстерсәң дә, җитми шул.

    Ач-ялангач биш бала, авыру карчык-барысы да 31 яшьлек Бәян кулында. Кар-бураннары уйнаган йортта малдан бер җан иясе дә юк, ичмасам. Кул арасында кереп булышырга беркеме дә булмагач, тормышның авырлыгын, бар әчесен берүзе тарта, берүзе татый. Ачлыктан аңын югалтып, егылган чаклары да аз булмады. Тормышның авырлыгына түзәр хәле калмаганда, агулы үләннәрнең орлыкларын җыеп, төнәтмә ясап эчкән вакытлары да булгалады. Файдасы тимәде. Газраил килмәде. Басуда арыш урганда яшен дә сукты. Уракчы хатыннар җиргә күмеп торганнар. Ходай тагын үлем тырнагыннан коткарды, гомерен өзмәде. "дөньяга җәфа чигү өчен яратылганмын икән",-дип уйлады. Салкыннарда балалары белән туңды, атна-ун көн ач торган вакытлары исәпсез-хисапсыз иде. Яз, җәй айларында исә болындагы үләннәр ачлыктан, үлемнән коткарды.

    Раштуа кичләренең берсендә күрше хатыны Мәрьям яңалык сөйләде. Ульяновск өлкәсенең Иске Алгаш кырларында кар астында арыш көлтәләре калган һәм аны беркем дә сакламый икән. Бу яңалык Бәянга дәрт кертте. Төне буе арыш көлтәләре күз алдыннан китмәде, ничек тә булса барасы иде. Икенче көнне кич, кояш баер алдыннан Бәян белән Мәрьям аякларына кычыткан капчыкларыннан кискәләгән иске-поскы чүпрәкләр бәйләп, урам, тирән ерынтыдагы көртне таптый-таптый ярның икенче ягына чыктылар: ике чакрым авыл кырын, өч чакрым, Алгаш кырын үтәсе бар иде. Кар ерып атлаганда икесе дә карга чумды, дүрт аяклап үрмәли торгач, торып бастылар, көч-хәл белән, шулай атладылар.

    Аякларына, билләренә чорналган чүпрәкләр төнге суыкта туңып, берни сизми торган тәнне тырный, кыра башлады. Кырылган урыннарда кан бозланып ката иде.

    Иге-чиге булмаган кырда кара бүрекләр кебек арыш көлтәләре күренде. Бер өем янында тукталып, көлтәләрне кузгатмакчы булдылар. Көлтәләр бер-берсенә ябышкан, бүрәнә кебек җиргә туңып утырганнар.

    Ниһаять, икәүләп бер көлтәне кысып, кочакларына умырдылар, тарта торгач, көлтәнең җирдән аерылып урыннан кузгалуы булды, алар икесе дә карга чумдылар. Өчәр көлтәне бауга бәйләп, бәйләмнәрне җилкәгә салырга тырышсалар да, булдыра алмадылар, көчләре җитмәде. Икесенә берәр бәйләм көлтә алганнан соң, килгән юлдан авылга юл тоттылар.

    Таң атканда Бәян көчкә ишек ачып керде. Олы улы Рифкать әнисен чишендерә башлады. Бар көче белән чабатаны тарта торгач, аякка чорналган чүпрәкләр чабата белән бергә салынды.

    Рифкать әнисенең чабаталарын салдыргач, ишек алдыннан идән буена арыш көлтәләре кертеп салып, башакларын өзә башлады. Шактый вакыт үтте. Балалар бергәләшеп, башакны өзеп, мич янындагы өстәлгә җәеп салдылар. Кипкәч, уып арышны табада кыздырганнан соң, кул тегермәнендә ярма ярдырып, берничә бәрәңге, ярма салып, үрә пешерәсе генә кала. Анысы иртәгә. Саламны балалар ятасы урынга идәнгә җәйделәр, анысы мичкә ягу өчен тотылачак.

    Зәйтүнә әби киленнең һәр хәрәкәтен күреп торса да, эндәшмәде, улының гаиләсенә карап йөрәге әрнеде, җаны сыкрады, берничек тә булыша алмады.

    -Түз инде, кызым, тиздән сугыш бетәр, алла боерса Әхәт тә исән-сау кайтыр, җайланыр тормыш, җайланмый булмас,-дип тынычландырып, юатып кына куйды.

    Ходай Тәгаләнең нужа чигү өчен яратылган бәндәсе, биш баланың әнисе, 31 яшьлек хатын 1942 елның кышында караңгы төннәрдә уннарча мәртәбә әнә шулай Ульяновск өлкәсеннән арыш көлтәләре ташыды. Ярый әле тотылмады, эз белән килүчеләр дә булмады. Югыйсә, биш бала һәм авыру карчык салкын кышта туендыручысыз калып, ачтан туңып үләчәк иде...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: хикәя
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: