Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Алимент түләүдән 22 чүпрәлеле качып йөри

    Алимент түләттерүдә иң авыры — күп кенә аталарның эшләргә теләмәве.

    –Рамиль Ильмирович, Россия Федерациясенең Гаилә кодексы нигезендә дә, намус, вөҗдан, әхлак төшенчәләреннән чыгып та кеше балигъ булмаган һәм ярдәмгә мохтаҗ ата-анасын карарга тиеш. Әмма, белүебезчә балигъ булмаган баласын караудан читләшүчеләр, хәтта качып йөрүчеләр дә бар. Суд-пристав башкаручылары аларның бурычларын кайтарту өчен нинди эшләр башкара? 
    (Рәшит ФӘТХУЛЛОВ, газета журналисты)
    –Әйе,  Россия Федерациясе Конституциясенең 38 нче маддәсе нигезендә балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү әти-әниләрнең тигез күләмдә хокукы һәм бурычы булып санала. Бу конституция нормасы Россия Федерациясе Гаилә кодексының 12 бүлегендә чагылыш таба - баланы дөньяга тудыру белән аны тәрбияләү, үстерү әти-әнигә бурыч буларак, закон белән йөкләнә.
    Баланы тәрбияләү өчен матди ярдәм күрсәтми дигән дәгъвалар белән еш очрашырга туры килә. Күпчелек дәгъвалар судка, билгеле инде, әниләр тарафыннан юлланыла. Әти булган кеше бер жирдә дә эшләмичә эчүчелек белән шөгыльләнеп, я булмаса үзенең хезмәт керемен яшереп, төрле юллар белән балаларын тәрбияләүдә ярдәм итүдән качып йөри. Моның өчен гамәлдәге закон нигезендә мәҗбүр итү мөмкинлеге каралган. Балаларын тәрбияләүдән качып йөрүчеләрдән  даими эш урыны, хезмәт хакы булган очракта бер балага хезмәт хакының – 25, икегә – 33, өч һәм аннан күбрәк бала булганда 50 проценты күләмендә алимент түләтелә. Әгәр дә ата-ана бер сәбәпсез суд карарын яисә алимент түләү турында нотариаль килешүне бозып, түләүдән качса, андый ата-ананы административ җаваплылыкка тарту да каралган. Һәм андыйлар алимент түләмәүне дәвам итсә,  җинаять җаваплылыгына тартылырга да мөмкин.
    Безнең бүлектә гомуми суммасы 2 618 229,46 сумны тәшкил иткән алимент түләттерү турында 62 башкарма производство бар. 
    Алимент түләүдән качып йөрүче 22 кеше эзләүдә, 14 алиментчының бурычы хезмәт хакыннан тотып калына, алимент түләргә тиешле 11 кеше РФ Административ хокук тәртибен бозган өчен җаваплылыкка тартылды, бер алиментчыга карата җинаять эше кузгатылды, 22 кеше алиментларын ирекле рәвештә түли, 1 алиментчы вафат булды, бурычлы 1 кеше кайдалыгы билгесезләр исемлегендә, 2 кешенең башкарма производствосы алдагы көннәрдә башка суд приставлары бүлегенә тапшырылачак.
    –Алиментчылар саны артамы, я булмаса кимиме? (Р.Ф.)
    –Соңгы өч елны анализласак, балаларга алимент түләттерү турындагы эшләр санының арттуы күзәтелә. 2017 елның шушы чорында 96 гариза кергән булса, 2018 елның 7 аенда инде алар саны 5кә артып 101 булган.
    –“Ике бала үстерәм. Әтиләре ташлап киткән иде. Алиментка бирдем. Бер түли-бер түләми”,-дип шалтыратты безгә исемен күрсәтергә теләмәгән газета укучыбыз. Моңа ни дияр, идегез? (Р.Ф.)
    –Алиментны вакытында түләмәгән очракта гаепле зат җавапка тартыла. Әмма, әлеге җаваплылыкның төре соңгы вакытта үзгәрешләр кичерде.  Элек балаларны карауга алимент түләүдән баш тарткан өчен РФ ҖКның 157нче маддәсе, 1нче өлеше буенча җинаять җаваплылыгы каралган иде. Хәзерге вакытта балаларны карауга акча түләмәгән өчен җаваплылыкны РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35.1 маддәсе күздә тота. Агымдагы ел дәвамында 11 алиментчы әлеге маддә буенча җавапка тартылды һәм ун тәүлеккә кадәр рәшәткә артына утырды, мәҗбүри эшкә тартылды. Әгәр кеше элек балаларын карауга алимент түләмәгән өчен административ җәзага тартылган булса, ул РФ ҖКның 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять җаваплылыгына тартылачак. Хәзер практикада андыйларга карата махсус хокуктан (машина йөртү таныклыгыннан) файдалануны чикләү дә кулланыла, хәтта. Өч алиментчыга шундый кисәтү бирелгәч икесе биш эш көне эчендә 172 мең 916 сум 50 тиенне түләп тә куйды. 
    Ә бу ханымның соравына җавап бирү өчен, аның шәхсән безгә мөрәҗәгать итүе кирәк. Мөгаен, ире бездәге “кара исемлектә”дер.
    –Балам 18 яшькә җитте, ди. Әтисе алиментны ничек түләмәгән булса, шулай ук качып йөрүен дәвам итә. Аның өстендәге бурыч, баласы балигъ яшькә җиткәч, юкка чыгарыламы? (Сания.)
    –Юк, чыгарылмый. Бала балигъ булу яшенә җиткәч, алимент үзеннән-үзе ата кешенең бурычына әверелә. 

    Димәк, барыбер түлисе була. Хәтта тулысынча дәүләт тәэмин ителешенә күчерелгән балаларның ата-аналары  ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсәләр дә,  үз бурычларыннан азат ителми. 

    Бу урында Гаилә кодексында эшкә яраклы  балигъ булган балалар үз чиратларында  мохтаҗ ата-аналарын ярдәмсез калдырырга тиеш түгеллеген дә әйтеп китик.

    –Алимент түләттергәндә килеп чыга торган кыенлыкларның иң авыры нинди? (Р.Ф.) 
    –Алимент түләттерүдә иң авыры — күп кенә аталарның эшләргә теләмәве. Эшләмәгән кешедән алимент килми. Асылда әнә шундыйларның йорт милкенә (телевизор, суыткыч, кер юу машинасы һ.б.) арест салына. Әйберләрнең бурычлы кешенеке булмавы ун көн эчендә суд аша исбат ителә калса, яисә бурычын түләсә, генә милек кайтарыла. 
    Бурыч түләтүнең иң нәтиҗәле ысулларының тагын берсе — транспорт чарасына арест салу, аны исәптән төшерүне, теркәү мәгълүматларын үзгәртүне, дәүләт техник тикшерүе үткәрүне тыю. Машинасыннан колак кагачагын аңлаган ир-атларның күпчелеге, гадәттә, бурычын түли. РФ чикләреннән читкә чыгуны вакытлыча тыюның да нәтиҗәсе бар. Бурычлары 50 мең сумнан артканнарга бирелә ул җәза. Әле күптән түгел генә “Башкару эше турында”гы Федераль закон кабул ителгәч, суд приставларының хокуклары киңәйтелде: хәзер алар бурычлы кешенең милкенә хокукын мәҗбүри рәвештә теркәүне юллый, милекне бәяли (30 мең сумга кадәр) һәм махсус оешмалар аша саттыра ала. Барлык чыгымнар — бурычын түләмәүче хисабына. 
    –Монда инде бурычтан  бигрәк, кирәкле, шәхси әйберсез калу үзе үк бик күңелсез хәл. Безнең район әти-әниләре (балаларын караудан читләшүчеләре) уйланыр, һичьюгында шәхси әйбереннән колак кагу аларга үз гамәлләренең хокукка каршы баруын аңларга ярдәм итәр, дип ышаныйк. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.(Р.Ф.)
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: