Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Алешкин–Саплык “Теремкәй” балалар бакчасында юл билгеләре иленә сәяхәт ясадылар

    Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар.Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлекне мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә оештырырга кирәк.

    Балалар бакчаларында урамда, җәмәгать транспортында үзеңне матур һәм хәвефсез тоту кагыйдәләре турында мәгьлүмат алу өчен шартлар тудырырга кирәк. Балалар бу төшенчәләрне дәрестә генә түгел, ә әнгәмә, уен, балалар әдәбиятен укыганда, шигырьләр өйрәнгәндә, урамда йөргәндә, экскурсия вакытында, көндәлек тормышта да үзләштерергә тиеш.

    Тәрбияче балаларны кечкенәдән үк игьтибарын җәүяле, транспорт хәрәкәтенә юнәлтә, светофор төсләрен атый, тротуар, автомашина төрләре белән таныштыра.

    Зуррак яшьтәге балалар юл тамгалары, юл хәрәкәтен җайга салучының юл хәрәкәтләре белән таныштыруны дәвам итәләр.

    Алешкин -Саплык балалар бакчасы күптәннән инде бу юнәлештә эшли. Бакчада белемнәрне ныгыту балалар эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә тормышка ашырыла: иҗади уеннар, рәсем дәресләре, катнаш дәресләр, иртәнге гимнастика, прогулка, ачык дәресләр.

    Алешкин - Саплык "Теремкәй" балалар бакчасында "Юл билгеләре иленә сәяхәт" исемле сәхнәләштерелгән ачык дәрес үткәрелде.

    Дәрестә райондагы ЮХИДИ ипспекторы Айрат Хуҗиев, Алешкин -Саплык урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Максимова К.В. һәм 4 сыйныф укучылары катнаштылар. Дәресне күрергә дип әти-әниләр килделәр. Балалар тематик сорауларга, табышмакларга җавап таптылар, макетта шофер һәм җәяүлеләр булып уйнадылар, җырлар җырлап, куелган максатка ирештеләр. А.М.Хуҗиев балаларга китаплар буләк итте, иң зирәкләргә грамоталар өләкте.

    Тәрбияче булып мин бу балалар бакчасында 30 елдан артык эшлим инде. Шул дәвердә бу өлкәдә күп тәҗрибә туплап, балаларга бөтен укыту - тәрбия процессын булдырганда гына аларны юл транспорт һәлакәтендә травматизмын профилактикалауга куелган максат тормышка аша дип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: