Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Аларның хезмәтендә һәр минут кадерле

    Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелгән спорт ярышларында өч район командасы катнашты.

    Ул көнне күп тармаклы технологияләр техникумы автодромына 114 номерлы- Чүпрәле, 111 номерлы- Буа һәм 49 номерлы Ульяновск өлкәсенең Цильна районы горнизоннарыннан иң җитез янгын сүндерүчеләр килгән иде. - Мондый спорт чараларын без һәр елны үткәрәбез. Әлбәттә, личный составның һөнәри осталыгын, янгын сүндерү частьләренең сугышчан әзерлеген күтәрүдә һәм күрше коллегалар белән тыгыз мөнәсәбәт булдыруда әлеге ярышлар зур урын тота,- ди Чүпрәле муниципаль районыны горнизоны начальнигы, подполковник Василий Битяков. Ярышлар өч этапта узды. Барлык нәтиҗәләргә йомгак ясаганнан соң, Чүпрәле районы янгын сүндерү частенең икенче караул командасы беренче урынны яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Буа районы һәм Чүпрәленең өченче караул командасы бүлеште. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов барлык янгын сүндерүчеләрне һәм әлеге хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлады, аларның авыр һәм тәвәкәллек таләп итә торган хезмәтләрендә уңышлар теләде. Ярышларда призлы урыннар яулаган командаларга Дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: