Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Агросәнәгать паркында сәүдә итәргә теләгең булса

    Казанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә юнәлдерелгән Агросәнәгать паркы -технологик комплекс ачылды.

    Аның гомуми мәйданы 8 гектар. Төп бинаның мәйданы 50 мең кв. метр, аларның 14 мең кв. метрын сәүдә мәйданнары тәшкил итә. Бинада авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү цехлары, складлар, кафе, кунакханә, административ офислар урнашкан, ачык сәүдә урыннары һәм автотранспорт өчен урын да каралган. Бүгенге көндә агросәнәгать паркында 400 сәүдә урынын 257 арендатор били. Шуның икесендә район кулланучылар җәмгыяте сәүдә итәчәк.

    -Әлеге сәүдә комплексында сәүдә итәргә теләк белдерүчеләр булса, 2-25-50, 2-26-94 телефоннары белән мөрәҗәгать итсеннәр, -ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икҗтисад буенча урынбасары Илмир Измайлов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: