Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Африка чумасы турында

    Дуңгызларның африка чумасы -йогышлы вируслы чир. Россиядә беренче тапкыр ул 2008 елда теркәлән. 90-100 процент очракта авыру хайваннарның үлеменә китерә. Соңгы араларда "африка чумасы" дигәнне һаман саен ешрак ишетелүе сәбәпле, бу авруның үзенчәлекләре һәм көрәш чараларын белешү максатыннан район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Иматдинов әлеге хакта аңлатма бирә.

    Ел фасылына, яшькә карамыйча, чума белән дуңгызлар гына авырый. Әлеге авыру кеше өчен куркыныч түгел. Инфекциянең таралу чыганагы-авыру дуңгызлар һәм вирусны йөртүчеләр. Авыру сәламәт дуңгызларга вирус йөртүчеләр белән бергә тәрбияләнгән очракта йога. Авыруны тудыручының күчү факторы булып авыру терлекнең бүлендекләре белән пычранган азык, көтүлекләр, транспорт чаралары тора. Авыру яисә үлгән дуңгызлар белән элемтәдә булган кошлар, кыргый җанварлар, кимерүчеләр, бетләр вирусны күчерүчеләр булып торалар.

    Бу авырудан саклаучы вакциналар һәм медикаментлар юк. Вирус кергән хуҗалыкта, бөтен дуңгызлар үлә. Шуңа да ул хуҗалыкларга шактый икътисадый зыян сала.

    Авыру хайванны дәвалау тыела. Авыруның инкубацион чоры организмга кергән вирусның күләменә һәм хайваннарның хәленә бәйле һәм икедән алып алты тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин. Авыру хайваннар күбрәк ятып тора, аякка көч-хәл белән басалар һәм бик тиз арый, аппетитлары югала, эчәсе килү теләге көчәя, тән температуралары 41,5-42 градуска кадәр күтәрелә. Нерв өзлегүләре күзәтелә (тартышулар, очлыклар параличлану), терлекләрнең корсакларында, колакларында ботларының эчке якларында кан саву күзәтелә. 7-10нчы көндә хайваннар үлә.

    Дуңгызларда африка чумасын булдырмас өчен түбәндәге чараларны күрү тәкъдим ителә:

    - африка чумасы күзәтелгән төбәкләр белән хуҗалык-икътисадый һәм күчмә элемтә булдырмаска;

    -дуңгызчылык хуҗалык җитәкчеләренә «ябык», карантин эш режимына күчәргә;

    -дуңгызларны башка хайваннар янына якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә;

    -азыкны африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алмаска;

    -хайваннарга азык калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска;

    -һәр декада саен дуңгызлар асралучы бинаны канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга;

    -дәүләт ветеринария хезмәте белән килешенмичә читтән дуңгызлар алып кайтмаска, дуңгызларны ветеринар тикшерүгә, вакцинацияләүгә һәм ветеринария белгечләре тарафыннан башка эшкәртүләргә китерергә.

    Хайваннарның авырып китүен сизгән очракта кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә, Иске Чүпрәле авылы, Сабантуй мәйданы урамы, 14 йорт адресы буенча, яки 2-24-77 телефон номеры белән хәбәр итәргә кирәк. Дуңгызларны аерым ябып куярга, сугымны һәм барлык төр хайваннарны (кошларны да кертеп) һәм аларның сугым продуктларын сатуны туктатырга. Исегездә тотыгыз: авыруны китереп чыгару һәм аның таралуына китергән гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплыгы каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: