Туган Як
  • Рус Тат
  • Ашыгыч хезмәтләр телефоннары үзгәрде

    Россиядә ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары үзгәрде. Аларның һәркайсына 1 саны өстәлде.

    Әйтик, коткаручылар, янгын сүндерүчеләрне чакыру өчен-101, полициягә-102, ашыгыч ярдәм чакыру өчен-103, газ хезмәтен чакыру өчен-104 номерларына шалтыратырга кирәк. Шулай ук, хәзер электрон дәүләт хезмәтләре буенча консультация алу өчен 115 номеры да кертелә.

    Әлеге номерларны өй, яисә кесә телефоннарыннан да җыеп була. Шул ук вакытта, әлеге хезмәтләрнең элеккеге кулланыштагы телефон номерлары да гамәләдә кала. Үткән ел барлык хезмәтләр өчен бердәм 112 телефон номеры кертелгән иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: