Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле почтамтында Абунәче көне уза

    Район почтамты бүлегендә 25 сентябрьдә-Абунәче көне узачак. Исегезгә төшерәбез, 25 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр чор Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы дип игълан ителде.

    Абунәче көне кысаларында барлык почтамт бүлекләрендә төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Газета-журналларга ташламалы шартларда язылу мөмкинлеге тудырыла, бүләкләр тапшырыла. Шул исәптән, "Туган як" һәм "Таван ен" район газеталарына да әлеге чорда, хөрмәтле райондашлар, сез 404 сум 35 тиеннән генә языла алачаксыз. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: